Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү янында "Мега Химки" сәүдә үзәге янган, бер кеше һәлак


"Мега Химки", янгын

Янгын OBI һипермаркетында чыккан, ул тулысынча янып беткән. Әлегә сәбәпләре билгеле түгел.

Мәскәү янындагы "Мега Химки" сәүдә-күңел ачу үзәгенең OBI һипермаркетында янгын чыккан. Ул тулысынча янып беткән. ТАСС янгында бер кешенең һәлак булуын җиткерә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, янгынның мәйданы 7000 дүрткел метр. Ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән "Интерфакс" 15 мең дүрткел метрның ут чолганышында калуын яза. 112 Telegram-каналы исә янгын 17 мең дүрткел метрга җитте ди.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, янгынны сүндерүгә 30 кеше һәм тугыз берәмлек техника җәлеп ителгән.

Мәскәү очкычлары һәм янгын сүндерүчеләрен дә эшкә җикмәкчеләр. Катлаулалыгы ягыннан янгынга биш рангтан дүртенче ранг бирелгән.

Ашыгыч хезмәтләр мәгълүматынча, OBI-да шартлау булган, шуннан соң бинаның җимерелә башлаган.

Telegram-каналлардагы видеода шактый көчле шартлаулар ишетелә һәм күрелә. Ашыгыч хезмәтләр мәгълүматынча, кибетнең төзелеш материаллары сатыла торган өлешендә аэрозольләр һәм буяу банкалары шартлый.

Әлегә янгынның сәбәпләре ачыкланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG