Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диңгез кызы (Русалочка) — Һанс Христиан Андерсен


Читаем известную сказку Ганса Христиана Андерсена "Русалочка" на татарском языке! Мы перевели и адаптировали сказку на татарский специально для вас. К нему записано аудио, есть перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Больше интересных текстов можно читать и слушать здесь!

Диңгез кызы ("Русалочка" на татарском)
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:55 0:00

Тирән диңгез төбендә искиткеч гүзәл мәрҗәннән салынган, энҗе, алтын белән бизәлгән диңгез патшасының йорты урнашкан. Диңгез патшасы күптәннән ялгыз калган. Аның әнисе һәм алты кызы булган. Диңгез суы сыман зәңгәр күзле иң кечкенә кыз иң гүзәле, иң уңганы булган. Әмма аның да аяклары урынына, барлык диңгез кызларыныкы сыман, балык койрыгы икән.

Кечкенә кыз бик үзенчәлекле булган. Башка кызлар үз бакчаларын баткан корабларда табылган төрле матур әйберләр ярдәмендә бизәгәннәр. Ә Диңгез кызы үз бакчасын бары тик кызыл чәчәкләр һәм бер корабтан төшкән мәрмәр малай сыны белән генә бизәгән. Дөньяны үзенчә күргән ул.

Диңгез кызының иң яраткан шөгыле – югарыда яшәүче кешеләрнең тормышы турында тыңлау булган. Әбисе аңа шәһәрләр, кораблар, кешеләр турында бар белгәнен сөйләгән. Кызга иң гаҗәбе шулар булган: җирдәге чәчәкләрнең исле булуы, агачларның яшел икәне, ә агачтагы балыкларның җырлый белүе. Балык дип әби кошларны әйткән икән, чөнки кызларның беркайчан да кошларны күргәне булмаган.

– Унбиш яшь тулгач,– дип сөйләгән кызларга әби,– сезгә дә югарыга менәргә рөхсәт ителәчәк. Сез дә кораблар, шәһәрләргә карый алачаксыз.
Шул елда олы кызга унбиш яшь тулырга тиеш булган. Ә кечкенә Диңгез кызына әле дүрт апасы үскәнен көтәргә кирәк икән. Олы кызга унбиш тулгач, ул өскә менгән. Күпме гаҗәеп нәрсәләр турында сөйләгән ул! Иң рәхәте – төнлә яр буенда ятуы икән. Еракта меңләгән йолдызлар – шәһәрнең утлары яктырта. Шәһәрдән музыка ишетелә...

Менә Диңгез кызына да унбиш яшь тулган. Ниһаять, ул да су өстен күрәчәк.
Диңгез кызы өскә менгән һәм өч палубалы кораб күргән. Палубадан көйләр, җырлар яңгыраган. Кич караңгыда йөзләгән утлар кабынган һәм төрле милләт байраклары күтәрелгән.

Диңгез кызы каюта янына йөзгән һәм тәрәзәдән караган. Анда матур киемнәр кигән кешеләрне күргән ул. Кара күзле шаһзадә бигрәк тә матур булган. Аңа, ихтимал, уналты яшьтән дә күбрәк булмагандыр. Аның ул көнне туган көне булган икән, корабта шуны бәйрәм иткәннәр. Бераздан диңгездә каты давыл башланган. Көчле җил дулкыннарны югары күтәргән. Дулкыннар корабны як-якка аударганнар, кораб ишелә башлаган. Тиздән су корабтагы корылмаларны, кешеләрне юдырып төшергән. Диңгез кызы шаһзадәнең дә суга төшкәнен күргән һәм аңа ярдәм итәргә омтылган. Егетне баш астыннан тотып, аны дулкын йөгергән якка салган. Диңгез кызы һәм егет дулкында ярга кадәр йөзгәннәр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тирән диңгез төбендә – на дне глубокого моря
мәрҗәннән салынган – построенный из кораллов
күптәннән ялгыз калган – давно остался один=овдовел
иң уңганы – лучшая искусница
балык койрыгы – хвост рыбы
үзенчәлекле – своеобразная, особенная
баткан корабларда табылган – найденный на затонувших кораблях
мәрмәр малай сыны – скульптура мраморного мальчика
яраткан шөгыле – любимое занятие, хобби
бар белгәнен сөйләгән – рассказала всё, что знала
рөхсәт ителәчәк – будет разрешено
яр буенда ятуы – лежать на берегу
йөзләгән утлар кабынган – включены сотни ламп/светильников=источников света
төрле милләт байраклары күтәрелгән – были подняты разные национальные флаги
шаһзадә – принц
як-якка аударганнар – раскачивали
кешеләрне юдырып төшергән – смыли людей
ярдәм итәргә омтылган – стремился помочь
баш астыннан тотып – держа за голову
дулкын йөгергән якка салган – уложила в сторону движения волны
ярга кадәр йөзгәннәр – доплыли до берега

Шаһзадә икенче көнне дә күзләрен ачмаган. Ул бик хәлсез булган. Диңгез кызы аны патшалыктагы мәрмәр малай сынына охшаткан. Шуңа аңа бу егет күптән таныш сыман тоелган. Кинәт якында кешеләр тавышы ишетелгән. Диңгез кызы башын күтәрсә – каршында зур йортлар, биналар салынган шәһәр тора икән. Кыз тизрәк таллар артына качкан һәм диңгез күбеге артына яшеренгән. Шаһзадәне кемдер коткарыр, дип өметләнгән ул. Чыннан да, егеткә ярдәм иткәннәр. Егет уянган һәм янәшәсендәге кешеләргә елмайган. Ә чын коткаручысы Диңгез кызы турында ул берни дә белмәгән, әлбәттә. Кызның моңа күңеле төшкән һәм кире патшалыкка йөзеп киткән.

Күп көннәр Диңгез кызы шаһзадәне калдырган урынга килгән һәм моңсуланып утырган. Булган хәл турында ул озак беркемгә әйтмәгән. Ләкин бер көнне түзмәгән һәм апаларының берсенә барысын да сөйләгән. Апасы сеңлесенә ярдәм итәргә теләгән, шаһзадәнең патшалыгы кайда икәнен белгән һәм Диңгез кызы белән бергә шунда юл тоткан.

Диңгез кызы кешеләрнең тормышын күзәткән. Шаһзадә турында балыкчылар сөйләгәнне ишеткән ул. Алар аның турында гел яхшы сүзләр генә сөйләгәннәр. Диңгез кызы моңа бик сөенгән, егетне коткаруына шатланган. Көннән-көн кешеләр тормышына гашыйк булган ул. Аларның тормышы диңгез асты тормышыннан кызыграк тоелган аңа. Кешеләр корабларда диңгезнең икенче ягына кадәр йөзә алалар, биек тауларга менәләр, куе урманнарга керәләр. Диңгез кызын мондый яшәү рәвеше бик кызыктырган. Ул кешеләр арасында яшәргә теләгән һәм шундый мөмкинлекне эзләгән. Бер көнне аңа әбисе шуны сөйләгән:

– Диңгез кызларының кешеләр арасында яшәү мөмкинлеге бар. Тик моның өчен бер кеше сине бик нык яратырга һәм язмышын синеке белән бәйләргә тиеш. Әмма бу беркайчан була алмый. Кешеләр өчен безнең балыкныкы сыман койрык ул матурлык түгел, ә җирәнгеч бер нәрсә. Кешеләр матурлыкны күрә белмиләр. Юк, диңгез кызын бер кеше дә яратмый...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
күзләрен ачмаган – не открыл глаза​
тизрәк таллар артына качкан – быстро спряталась за ивами
диңгез күбеге артына яшеренгән – спряталась за морской пеной
чын коткаручысы – настоящий спасатель
күңеле төшкән – расстроилась
булган хәл турында – о случившемся
тормышын күзәткән – следила за жизнью
гашыйк булган – влюбился
биек тауларга менәләр – поднимаются на высокие горы
мондый яшәү рәвеше бик кызыктырган – очень интересовал такой образ жизни
яшәү мөмкинлеге – возможность жить
җирәнгеч – противный

***
Диңгез кызларының әтисе патшалыкта бал уздырган. Нинди гаҗәеп бәйрәм булган ул! Зур бүлмәдә диңгез кызлары биегәннәр һәм җырлаганнар. Аларныкы сыман матур тавыш кешеләрдә булмый икән. Барысыннан да матуррак иң кечкенә Диңгез кызы җырлаган. Әмма ул тагын шаһзадәне юксына башлаган һәм, беркем күрмәгәндә, өскә менгән. Су өстендә курай тавышы ишетелгән.

– Бу шаһзадә! Ул тагын көймәдә йөзә,– дип шатланган Диңгез кызы. – Мин аны шундый яратам... Аның белән бергә булыр өчен бар нәрсәне бирер идем. Су убырлысы янына барыйм әле мин. Элек аннан гел курка идем. Ә хәзер, бәлки, ул миңа ярдәм итәр я киңәш бирер,– дип уйлаган кыз һәм убырлы янына киткән.

– Беләм, ник килгәнеңне!– дип әйткән кызга убырлы.– Шаһзадә сиңа гашыйк булуын телисең. Койрыгыңны аякка алмаштырырга телисең!

Аның тавышы шулкадәр көчле һәм ямьсез булган, хәтта өстендәге бакалар куркып качканнар.

– Ярар, ярдәм итәм сиңа,– дигән убырлы.– Мин сиңа бер эчемлек әзерлим. Син кояш калыкканчы ярга менерсең һәм эчәрсең. Шул очракта койрыгың икегә аерылыр һәм ике аякка әйләнер. Ләкин исеңдә тот: аякларың бик авыртачак, һәр адымыңда канга батачаксың. Әгәр шуңа риза булсаң, ярдәм итәм сиңа.

Риза,– дип җавап биргән Диңгез кызы.

– Тагын шуны бел,– дип дәвам иткән убырлы.– Моннан соң янәдән диңгез кызы булмаячаксың. Әтиең, апаларың, диңгез төбен дә күрмәячәксең. Әгәр принц сиңа гашыйк булмаса, сине кияүгә алмаса, син үләчәксең. Ул башкага өйләнгән көнне йөрәгең кисәкләргә ярылачак һәм син диңгез күбегенә әйләнәчәксең.
– Булсын! – дигән Диңгез кызы.

– Шулай ук син миңа түләргә тиеш,– дип, тагын сүз алган убырлы.– Синең тавышың искиткеч. Шул тавыш ярдәмендә шаһзадәне үзеңә каратырга телисең. Әмма тавышны син миңа бирергә тиешсең.
– Яхшы,– дип, ризалашткан Диңгез кызы. Убырлы аның телен кискән һәм эчемлекне биргән. Шул мизгелдән Диңгез кызы сөйләшә дә, җырлый да алмаган.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
беркем күрмәгәндә – пока никто не видел​
тагын көймәдә йөзә – снова катается на лодке
киңәш бирер – даст совет
убырлы – ведьма
койрыгыңны аякка алмаштырырга – поменять хвост на ноги
бакалар куркып качканнар – лягушки испугались и убежали
эчемлек әзерлим – приготовлю напиток
кояш калыкканчы – до захода солнца
икегә аерылыр – разделится надвое
исеңдә тот – помни
риза – согласна
йөрәгең кисәкләргә ярылачак – сердце расколется на кусочки



***
Диңгез кызы су өстенә менгән, ярга утырган һәм эчемлекне эчкән. Аның бар тәне авырткан, әйтерсең, меңләгән кылычлар кадарганнар. Кыз авыртудан бик газапланган һәм хәлсез йокыга талган. Иртән күзләрен ачкан һәм каршында шаһзадәне күргән. Ул кызны сараена алып кайткан. Диңгез кызын матур киемнәргә киендергәннәр. Ул патшалыкның иң чибәр кызына әйләнгән.

Шаһзадәгә кыз бик ошаган. Ул аны һәрҗиргә үзе белән алган. Диңгез кызы тауларны, урманнарны – җирнең бар матурлыгын күргән. Әмма төнлә ул һаман яр буена төшкән һәм диңгез төбен, гаиләсен искә алган. Биегәндә, йөргәндә кызның аякларыннан кан аккан. Моны барысы да күргәннәр, тик сокланудан туктамаганнар. Шаһзадә Диңгез кызына көннән-көн күбрәк ияләнгән.

– Син мине яратасыңмы? – дип әйтә сыман тойган кыз үзен. Бу сорау аның күзләрендә чагылган. Ләкин шаһзадә аны сеңлесе сыман гына күргән, аңа өйләнергә уенда да булмаган.

Бер көнне шаһзадәнең күрше патшалыкка патша кызын карарга баруы турында сүз чыккан. Ләкин Диңгез кызы белгән – шаһзадә анда үз теләге белән бармый, ул патша кызына өйләнергә теләми. Бер кичтә Шаһзадә кызга үзен давылда коткарган кызга өйләнергә теләвен әйткән.
– Син мине коткарган кызга охшагансың. Юк, күрше патшаның кызына өйләнергә теләмим. Сиңа өйләнсәм, яхшырак булачак,– дигән шаһзадә Диңгез кызына. Шулай да егет күрше патшалыкка барырга мәҗбүр булган. Икенче көнне Шаһзадә һәм Диңгез кызы күрше патшалыкка киткәннәр. Шаһзадә патша кызын күргән һәм анда коткаручысын таныган.

– Менә бит минем коткаручым!– дигән ул Диңгез кызына.– Мин аны таптым. Ә син минем өчен бәхетлеме? Син бит мине бик яратасың, минем өчен шатланасың, шулаймы?

Диңгез кызына бу сүзләрне ишетү бик авыр булган. Шаһзадә өйләнгәч, икенче көнне ул үләргә тиеш иде...

Туйда Диңгез кызы арыганчы биегән. Аяклары канга баткан, әмма ул биегән; йөрәге авырткан, әмма ул көлгән. Диңгез кызы әтисе, апалары, бәхетле тормышын искә алган. Ул кичтә ул шаһзадәне соңгы тапкыр күргәнен уйлаган. Аның хакына ул шатлыклы көннәрен, тавышын корбан иткән, ә хәзер саубуллашу көне җиткән.

Кинәт судан Диңгез кызының апалары чыкканнар һәм:

– Без убырлыдан ярдәм сорадык. Сине кире кайтаруын үтендек. Шуның өчен ул безнең чәчләрне кисте һәм шушы пычакны бирде. Кояш чыкканчы, син аны шаһзадәнең йөрәгенә кадарга тиеш. Һәм синең аякларың янә балык койрыгына әйләнәчәк,– дип әйткәннәр һәм кире суга чумганнар.

Диңгез кызы йоклаган шаһзадә янына килгән, пычакны күтәргән һәм... туктап калган. Яраткан шаһзадәне үтерә алмаган ул. Тиз генә суга сикергән. Бераздан ул сикергән урында су ал төскә кергән. Суны Диңгез кызының каны буяган...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
меңләгән кылычлар кадарганнар – вонзили тысячи мечей​
хәлсез йокыга талган – заснула без сил
сокланудан туктамаганнар – не переставали восхищаться
күзләрендә чагылган – был написан в её глазах
уенда да булмаган – и в мыслях не было
үз теләге белән бармый – едет не по своему желанию
барырга мәҗбүр булган – был вынужден пойти
арыганчы биегән – танцевала до устали
канга баткан – были в крови
кире кайтаруын үтендек – умоляли вернуть обратно
йөрәгенә кадарга тиеш – должна вонзить в сердце
пычакны күтәргән – поняла нож
сикергән урында су ал төскә кергән – на месте, куда прыгнула, вода окрасилась в алый цвет

Как вам знакомая сказка на татарском? Понравилась? Также предлагаем вам почитать и послушать следующие тексты:

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Диңгез кызы

Тест: Диңгез кызы

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG