Accessibility links

Русияләр Төркиядә торак сатып алуда рекорд куйган


Бу соңгы алты елда сатып алынган торак күләменнән дә күбрәк.

2022 елда русияләр чит ил ватандашлары арасында Төркиядә торак сатып алуда беренче урынга чыккан. Бу хакта Төркиянең статистика институты мәгълүматларына нигезләнеп РБК хәбәр итә.

Узган ел Русия ватандашлары Төркиядә 16,3 мең йорт һәм фатир сатып алган. Бу 2021 елдан өч тапкырга күбрәк. Ул вакытта 5,4 мең милек сатып алынган булган. Узган елгы күрсәткеч 2016-2021 ел аралыгында сатып алынган күчемсез милек күләменнән дә күбрәк диелә.

Төркиядә сатылган торакның 24 проценты русияләргә туры килә. Иң күп фатир һәм йортлар Истанбулда, Антальяда һәм Мәрсиндә сатып алынган. Русияләрдән соң Иран (10 мең килешү), Ирак (6,2 мең), Казакъстан (2,7 мең), Германия (2,7 мең) ватандашлары бара. Украиннар арасында милек сатып алу ике тапкырга арткан һәм 2,6 меңгә җиткән.

Шул ук вакытта узган ел Төркиядә торак сату 0,4 процентка кимегән.

Төркиядә торак сатып алу яшәү рөхсәте алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, 400 мең долларга милек алынган очракта Төркия ватандышлыгы алу хокукы бирелә. Моңарчы бу чик 250 мең долларны тәшкил итә иде, ләкин ихтыяҗ арту сәбәпле аның күләме арттырылды һәм киләсе өч ел эчендә бу торакны сатмау шарты куелды.

  • Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, ә сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Русиядән чыгып китүчеләр күп булды. Быелгы ике зур мөһаҗирлек дулкыннары Төркиягә дә кагылды: февраль-мартта килүчеләр Истанбул, Анталия, Бурса кебек зур, популяр шәһәрләрне сайласа, сентябрь-октябрьдә килүчеләр Төркиянең Мәрсин, Адана, Мардин кебек шәһәрләрен дә "ачты".
  • 2022 елда Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучылар арасында русияләр беренче урынга чыкты.
  • Шул ук вакытта Төркиянең миграция идарәсе (Гөч идарәсе) Русия ватандашларына, шул исәптән татар-башкортларга фатир арендалау юлы белән яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирми башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG