Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русия оешмаларының яртысында өч процентка кадәр хезмәткәр Украинадагы сугышка алынган 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул сәбәпле бу оешмаларның өстәмә чыгымнары барлыкка килгән: алар мобилизацияләнүчеләргә генә түгел, аларның гаиләләренә дә булышырга мәҗбүр. 

Сораштыруда катнашкан Русия ширкәтләренең яртысы диярлек Украинадагы сугышка хезмәткәрләренең 1-3 проценты мобилизацияләнүен белдерә, шул сәбәпле аларның өстәмә чыгымнары барлыкка килгән. 200дән артык урта һәм зур эшмәкәрлек оешмасы арасында уздырылган сораштыруның нәтиҗәләрен "Коммерсантъ" чыгарды.

Ширкәтләрнең 57 процентында мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә акчалата булышуларын, 43 процентында аларга кием һәм кирәк-яраклар сатып алуларын, 30 процентында – юридик, 13 процентында психологик ярдәм күрсәтүләрен әйткәннәр. Ширкәтләрнең өчтән береннән артыгы сугыштан кайтучыларга психологик һәм медицина ярдәме күрсәтергә вәгъдә итә.

Ширкәтләрнең 13 проценты гына мобилизацияләнгәннәргә булыша торган програмнарыбыз юк дип җаваплаган. Шул ук вакытта ширкәтләрнең 40 проценты Украинага каршы сугышырга киткәннәрнең гаиләләренә булышуын белдерә.

Сораштыруда катнашкан оешмаларның 21 проценты мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә булышу өчен биш миллион сумнан артык акча тотуын әйткән, калганнары бу суммадан азрак акчалар бүлеп биргән.

Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, даруларны да үзләре сатып алды. Ирләрен сугышка озаткан хатыннар исә кредитлар алырга мәҗбүр калды.

Инде сугышка җибәрелгән ирләрнең дә начар шартларда булуы, җылы киемнәре булмавы, ач йөрүләре турында билгеле булды. Бу хакта Азатлыкка Казан, Әлмәт һәм Чаллыдан мөрәҗәгать иткән өч хатын-кыз сөйләде.

"Өлешчә" мобилизация кысаларында 300 мең русияле сугышка алынды. Заводлар, эшкуарлар үзендә эшләгән белгечләрен сугышка җибәрергә мәҗбүр булды, ә күп очракта аңа лаеклы алмаш табып булмый, шул сәбәпле кадрлар кытлыгы күренә башлады.

ВВС-ның урыс хезмәте хәбәренчә, Сугыш башланганнан бирле Украинада 13 меңнән артык русияле һәлак булган. Шуларның 924е — мобилизациягә эләккәннәрдән.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан бу сугышта 402, ә Татарстаннан 249 кеше һәлак булган. Чынлыкта бу саннар күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият югалтулар турындагы мәгълүматны яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG