Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Кара-Мурзаны “торырга кушканнан соң ятакта ятуы өчен” тикшерү изоляторында карцерга җибәргәннәр


Оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурза
Оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурза

Ул карцерда дүрт көн калачак.

Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда һәм дәүләткә хыянәттә гаепләнүче оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны Мәскәүнең "Водник" тикшерү изоляторында карцерга япканнар. Бу хакта "Дождь" каналына аның адвокаты Вадим Прохоров сөйләгән.

Кара-Мурза изолятордагыларга "торырга кушкан боерык бирелгәч, ятакта яткан" диелә. Сәясәтче карцерда дүрт көн калачак.

  • Былтыр апрель аенда Русия кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләп, мәхкәмә Кара-Мурзаны сак астына япты. Ул сугышка каршы протестлар башлангач кабул ителгән, гаскәр турында фейклар тарату кануны нигезендә тикшерү изоляторына беренчеләрдән буларак ябылган кешеләрнең берсе. Моңа Американың Аризона штаты канун чыгаручылары алдында ясаган чыгышында Русия хакимиятләренең гамәлләрен һәм Украинага һөҗүмне хөкем итүе сәбәп булды.
  • Октябрьдә исә тикшерү изоляторында утыручы Владимир Кара-Мурзага каршы тагын бер җинаять эше ачылды, аны дәүләткә хыянәттә гаеплиләр. Сәясәтчене 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG