Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре Кара диңгез төбендәге американ дроны калдыкларын табарга тырыша


MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы
MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы

АКШ вәкиле пилотсыз очкычтагы програмнарны сөртү өчен американ хәрбиләре бар чараларны да күрде диде. Ул моның русияләр бернинди яшерен мәгълүматны ала алмасыннар өчен эшләнүен әйтте. “Ышанып әйтә алам – андагы кыйммәткә ия булган бөтен әйбер дә артык бернинди кыйммәткә ия түгел”, диде ул.

Русия хәрбиләре Американың 14 мартта Кара диңгезгә төшкән MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы калдыкларын табарга тели, дип хәбәр итә ABC News АКШның исеме аталмаган вәкиленә сылтанып. Телеширкәткә тагын ким дигәндә ике чыганак 15 мартта ук җиһаз егылып төшкән урында Русия көймәләре күренде дип белдергән иде.

ВВС-ның урыс хезмәте язуынча, Русия хакимияте яклы Telegram-каналларда шушы эзләүләүләр турында бер аудиоязма да таралган, анда ниндидер кешеләрнең урыс телендә диңгезгә төшкән дрон калдыкларын чыгаруы турындагы сөйләшүләре ишетелә.

Америка хәрбиләре белешмәләренә күрә, пилотсыз очкыч бер километрдан артык тирәнлектә ята, бу аның калдыкларын җыю эшен авырлаштыра. Шулай да Русия иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев элегрәк Русиянең бу калдыкларны җыячагын белдергән иде. "Табып чыгара алырбызмы, юкмы – белмим, әмма моны эшләргә кирәк, һичшиксез моның белән шөгыльләнәчәкбез", диде ул.

Үз чиратында Пентагон вәкиле, генерал Патрик Райдер журналистларга Русия дрон калдыкларын табып чыгара алмады дип белдерде.

Элегрәк АКШ штаблары җитәкчеләренең берләшкән комитеты башлыгы Марк Милли пилотсыз очкычтагы програмнарны сөртү өчен Америка хәрбиләре бөтен чараларны да күрде диде. Ул моның русияләр бернинди яшерен мәгълүматны ала алмасыннар өчен эшләнүен әйтте. "Ышанып әйтә алам – андагы кыйммәткә ия булган бөтен әйбер дә артык бернинди кыйммәткә ия түгел", диде Милли.

CNN чыганаклары да пилотсыз очкычтагы мөһим белешмәләрнең читтән торып сөртелүен әйткән иде.

  • MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы Кара диңгез өстендә 14 март иртәсендә килеп төште. АКШ фаразынча, бу Русиянең ике Су-27 очкычы пилотлары кылган гамәлләр аркасында булган, алар дронны "куркыныч һәм профессиональ булмаган рәвештә тотып алган". Оскычларның берсе җиһазның винтына тиеп киткән, шуннан соң пилотсыз очкыч идарәне югалткан һәм аны батырырга туры килгән диелә.
  • Русия саклану министрлыгында әйтүләренчә, дрон "кискен хәрәкәт ясау аркасында" егылган, ә Русия очкычлары аңа тимәгән һәм аңа каршы кораллар кулланмаган.
  • Американың MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы Кара диңгезгә килеп төшү аркасында, Русия АКШдан рәсми протест алды.
  • Сугышны өйрәнү институтында (ISW) дрон белән бәйле хәл Русия һәм АКШ бәрелешенә китермәячәк дип саныйлар.
  • MQ-9 Reaper ("Жнец") хәзерге вакытта АКШ кораллары арасында төп һөҗүм ясаучы пилотсыз очкыч булып санала. Ул тизлеген сәгатенә 400 километрга кадәр арттырырга һәм һавада 24 сәгатькә кадәр калырга сәләтле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG