Дондагы Ростовта шәһәр үзәгендә урнашкан Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) келәте яна. Бу хакта медиалар хәбәр итә, социаль челтәрләдә исә вакыйга урыннан видеолар чыкты.
Чик буе хезмәте идарәсенең төп бинасы түгел, биләмәсендәге келәте яна дип искәртелә, аның тулысынча диярлек янып бетә язуы әйтелә. Telegram-каналлар һәм медиалар шаһитләр сүзләренә таянып язуынча, янгынга кадәр шартлау ишетелгән.
Урында шартлаулар ишетелүен дәвам итә, биредә сугыш кирәк-яраклары шартлаган булырга мөмкин.
Baza кимендә ике кешенең җәрәхәтләнүен хәбәр итә, аларның нинди хәлдә булуы төгәл билгеле түгел диелә. Янгын чыгуын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да раслады, әлегә сәбәпләре төгәл әйтелми.
- Ростов өлкәсе Украинаның каты сугышлар бара торган Донецки һәм Луһански өлкәләре белән чиктәш төбәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум