Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләткә хыянәт өчен җинаять эшләре ун тапкырга артырга мөмкин"


Архив фотосы
Архив фотосы

Русиядә дәүләткә хыянәт өчен бирелүче җәза мөддәте дә, бу җинаятьне кылуда шикләнелүчеләрнең саны да артырга мөмкин. Элек бу эшләр Мәскәүдә генә каралса, хәзер аларны төбәкләргә төшерәчәкләр.

17 апрельдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе сәясәтче Владимир Кара-Мурзага, дәүләткә хыянәт итүдә һәм гаскәр турында "фейклар" таратуда гаепләп, 25 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Кеше, беренчедән, үз гаебен таный, икенчедән, кагыйдә буларак, дәүләткә хыянәт иткән башка берәү турында да мәгълүматлар җиткерә

Тикшерү фикеренчә, Кара-Мурза "озак вакытлар НАТО илләренең берсе белән хезмәттәшлек иткән". Төгәлрәк мәгълүмат китерелмәде.

Гаепләү аны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

Русиядә дәүләткә хыянәт өчен бирелүче җәза мөддәте дә, бу җинаятьне кылуда шикләнелүчеләрнең саны да артырга мөмкин. Хокук яклаучылар Владимир Путин хакимияткә килгәннән бирле, аларның саны болай да артуын искәртә, әмма Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, бөтен элекке күрсәткечләр тоныкланып калды. 2023 ел башыннан бирле ачык чыганакларда дәүләткә хыянәттә шикләнелеп тоткарланганнар турында кимендә егерме хәбәр чыкты.

Русиядә теләсә кемне дәүләткә хыянәт итүче дип табулары бар. Шул исәптән, Русия баскынлыгындагы җирләрдә яшәүче кешеләрне дә. Март ахырында аннексияләнгән Кырымда Станислав Стеценконы 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Аны украин махсус хезмәтләренә Русия авиациясе турында белешмәләр тапшыруда гаепләделәр. Гаепләү фаразынча, ул моны Русия әле Украинага һөҗүм иткәнче үк эшләгән.

Ә Украинада сугыш башлангач, Русиядә дәүләткә хыянәттә гаепләнү куркынычы тагы да артты. 2023 ел башыннан Җинаять кодексының 275нче маддәсе нигезендә кимендә 20 эш ачылган. "Вёрстка" һәм "Агентство" журналистлары исәпләп чыгаруынча, бу – былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда кимендә биш тапкыр күбрәк дигән сүз. 2022 елда дәүләткә хыянәт турында нибары 22 җинаять эше генә ачылган булган.

Бу кешеләрне нәрсәдә гаеплиләр?

Гадәттә моны аңлау шактый авыр, чөнки бөтен нечкәлекләрен дә хәбәр итмиләр. Ачык чыганаклардагы белешмәләрдән аңлашылганча, 2023 елда күпчелек гаепләүләр турыдан-туры яки читләтеп булса да Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы белән бәйле.

Куәт оешмалары төшергән видеоларда, янәсе шикләнелүчеләрдә табылды дип, украин паспортлары яки башка документлар күрсәтелә. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) чыгарган хәбәрләрдә исә шикләнелүчеләрнең Украина кораллы көчләрен иганә итүләре яки аларга хәрби объектлар турында белешмәләр тапшырулары әйтелә.

Хөкем ителгәннәрнең күбесе – гадәти кешеләр. "Агентство" журналистлары ачык мәгълүматларны өйрәнгән һәм 275нче маддә нигезендә быел ел башыннан студентларны, Уралвагонзавод эшчеләрен һәм нибары бер хәрбине (янәсе ул дәүләт серенә канунсыз рөхсәт алган) гаепләүләрен ачыклаган.

Дәүләткә хыянәттә гаепләнүче кешеләр арасында Илья Бабурин да бар. Аны Украинага акча яки сүз белән түгел, эше белән булышкан дип шикләнәләр. Бабуринны узган ел Новосибирскида хәрби комиссариатны яндырырга тырышу өчен тоткарладылар. Әмма март аенда аңа Җинаять кодексының 275нче маддәсен бозу турында тагын бер гаепләү өстәлде. Егет гаебен танымый.

Тверьдә "дәүләткә хыянәт итәргә әзерләнүдә" шикләнеп бер ирне тоткарладылар, янәсе ул Украина ягында сугышырга ниятләгән һәм шуның өчен Русиядән китәргә әзерләнгән.

13 апрельдә "Беренче бүлек" ("Первый отдел") хокук яклау проекты Белгородта яшәүче Сергей Глушковка чыгарылган хөкем карары турында хәбәр итте. Имеш ул "Русия азатлыгы" ("Свобода России") легионына кермәкче булган.

Мәхкәмә ирне дүрт ел ярымга кырыс тәртипле колониягә җибәрде. Шуңа өстәп ул 300 мең сум (3678 доллар) штраф түләргә тиеш булачак.

"Дәүләткә хыянәт" маддәсе нигезендә хөкем ителгәннәр һәм шикләнелүчеләрнең күпчелеген нәрсә берләштерә соң?

Нигездә бу гади кешеләр. Алар арасында танылган һәм күренекле оппозиционерлар юк. Сәясәтче Владимир Кара-Мурза гына искәрмә.

Русия хакимиятләре дәүләткә хыянәт өчен җәзаларны кырыслатырга – гомерлеккә иректән мәхрүм кылырга тәкъдим итә.

Бу маддәне кырыслату нигә кирәк булды, мондый җәзалар аратачакмы, бу хакта адвокат Евгений Смирнов сөйләде.

Евгений Смирнов
Евгений Смирнов

— Ничек уйлыйсыз, дәүләткә хыянәт өчен җәзаны кырыслату нигә кирәк иде? Бу маддә нигезендә болай да озын мөддәтләргә хөкем итәләр бит.

— Яхшы сорау. Cугыш башланганнан бирле бездә дәүләткә хыянәт турындагы маддә соңгы бер ел эчендә инде икенче мәртәбә үзгәрә. Русия тарихында бу маддәгә беркайчан да бу кадәр еш үзгәрешләр кертелмәгән. Гадәттә бу маддә нигезендә тоткарланучыларны яки гаепләрен танырга, яки тикшерү белән "килешү төзергә" этәрәләр. Кеше, беренчедән, үз гаебен таный, икенчедән, кагыйдә буларак, дәүләткә хыянәт иткән башка берәү турында да мәгълүматлар җиткерә. Иректән гомерлеккә мәхрүм итеп булса, кешеләрне куркыту җиңелрәк булыр, алар тикшерү кубызына биер, дип саныйлар. Мин бу хакта шундый фикердә.

— Сәясәт белгечләре моны эчке дошманны табарга, кемнедер: "Әнә ул – дошман! Карагыз аңа! Алар әнә нинди кабәхәт!" дип фаш итеп күрсәтергә тырышу дип тә саный. Сез ничек уйлыйсыз?

— Дәүләткә хыянәт турындагы маддәнең җинаятьләрне булдырмауга, җинаять хокукына, гомумән канунга турыдан-туры катнашы бик юк.

Хәзерге Русиядә ул һәрчак сәяси норма буларак кулланылды

Хәзерге Русиядә ул һәрчак сәяси норма буларак кулланылды. Тыныч вакытка, шартлыча әйткәндә 2014 елга кадәрге чорны алып карыйбыз икән, бу маддә нигезендә елына ике-өч, кайчак дүрт хөкем карары чыккан. 2014 елдан соң елына 15ләп хөкем карары чыгып бара. Алай ук тыныч түгеллеге, ватаныбыз чигендә ниндидер вакыйгалар баруы аңлашыла башлады. Русиянең чит илдә дошманнары бар дигән фикер урнашкач, дәүләт иминлеге оешмалары эчке дошманнарны да эзли башлый. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле күрсәткечләр дә арта бара: 2023 ел ахырына бу маддә нигезендә 100ләп җинаять эше ачылыр дип фаразлыйм. Бу — сәясәт.

— Җәзаны кырыслату тәкъдиме артында кем торырга мөмкин дип фаразлыйсыз? ФСБ, саклану министрлыгы була аламы? Әллә күмәк Кремль кебек зуррак йогынтыга ия көчләрме?

— Бу җинаятьне ачыклаган теләсә-кайсы ФСБ хезмәткәре үзенә дан, ихтирам һәм хөрмәт казаначак. Аларны сәяси ирек кенә чикли. Ә узган елдан башлап, без президент Путиннан "сатлыкҗаннарны, шымчыларны һәм диверсантларны" мөмкин кадәр күбрәк ачыкларга дигән сүзләрне даими ишетеп торабыз. Әлбәттә, ФСБ дәүләткә хыянәт турында дистәләгән яңа җинаять эше ачып, бу чакыруга колак салыр. Узган елга кадәр, дәүләткә хыянәт һәм шымчылык турындагы барлык эшләрнең мөгаен 90 процентын ФСБ үзәк идарәсе һәм Мәскәүнең Энергетика урамындагы ФСБ тикшерү идарәсе тикшергәндер. Тик узган елның җәеннән федераль иминлек хезмәтенең төбәкләрдәге идарәләренә дә мондый эшләр ачарга боерык бирелде. Шул вакыттан алып дәүләткә хыянәт турында җинаять эшләре саны нык артты. Ягъни элек дәүләткә хыянәт турындагы эшләрнең саны ФСБ тикшерү идарәсенең беренче бүлекчәсе мөмкинлекләре белән чикләнгән иде дияргә дә була. Шуңа алар бик "көчәнсә" генә елына мондый 15-20, бәлки, 25 җинаять эше була иде. Хәзер исә дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эшләрен ФСБның илдәге бөтен идарәләре дә ача ала. Шуңа мондый эшләр ун тапкырга, ә бәлки күбрәккә дә артырга мөмкин.

— Ә систем бу эшләрне "эшкәртергә" сәләтлеме?

— Төбәкләргә дә тапшырылганнан соң, әйе, сәләтле. Мәскәүдән аермалы буларак, төбәкләр бу эшләрне тиз тикшерәчәк. Хәзерге вакытка күренгәнчә, тоткарлаганнан алып, хөкем карары чыгарылганга кадәр уртача ярты ел уза, ә Мәскәүдә ел ярым – ике ел.

Төбәкләр эшләрне бик җиңел һәм бик тиз ача

Төбәкләр эшләрне бик җиңел һәм бик тиз ача. Элек кешене утырту өчен наркотиклар ташлап китәләр иде, хәзер исә, мисал өчен багажына кирза итек ташлап китәргә һәм аны дошман ягына күчеп, дәүләткә хыянәт итмәкче булуда гаепләргә мөмкин. Бу маддәнең корбаннары кем булачагын әйтеп булмый. Элек ФСБ билгеле бер төркемгә караучы кешеләрне: әйтик, галимнәрне утырта иде, махсус хезмәтләрдәге, тәртип саклау оешмаларындагы хезмәткәрләргә, журналистларга каршы эшләр ачылганы булды. Әмма хәзер төрле төбәкләрдәге бөтенләй очраклы кешеләр: ипи сатучылар, эшсезләр – алар үзләренең гамәлләре белән дәүләткә хыянәт итүен аңламаган да.

— Сүз уңаеннан, шунысы кызык – Русия пропагандасы мондый эшләр турында әллә ни ачылып китеп сөйләми.

— Пропаганданы күзәтмим, күбрәк ФСБның иҗтимагый багланышлар үзәген күзәтеп барам. Дәүләткә хыянәт турындагы яңалыкларның еш кына чынлап та ачылган эшләргә бернинди катнашы юк. Тоткарлаулар турында алар кешене чынлап та тоткарлап, аңа җинаять эше ачылып берничә ай, хәтта ярты ел узганнан соң гына да хәбәр итәргә мөмкин. Шул ук вакытта алар бу маддә нигезендә ачылган күп кенә җинаять эшләре турында хәбәр итми, бөтенләй бернинди мәгълүмат та бирми. Журналистлар егермедән артык эш ачылган дип санап чыгарган икән – алар моны хәбәрләргә таянып кына исәпләгән. Чынлыкта мин мондый эшләр егерме генә түгел, күпкә күбрәк ачылгандыр дип уйлыйм.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG