Чаллы полициясенә шәһәрдә яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән һәм бер Telegram-каналда Русия гаскәрен "кимсетүче" ролик чыгуына зарланган.
Чаллы эчке эшләр идарәсенең җинаять эзләве хезмәткәрләре видеоның авторын ачыклап тоткарлаган. Видеоны шәһәрдәге колледжда укучы 17 яшьлек егет чыгаруы ачыкланган, дип хәбәр итә Сhelny-biz.
Егет сценарийлар язып, ялган кадрлар төшергән һәм аларны үзенең Telegram-каналында чыгарган. Шулай ук ул видеоларында "сәясәткә каршы" шигарьләр кычкырган диелә. Ул бу гамәлләрен популярлык казану өчен эшләдем дип аңлаткан.
Балигъ булмаучылар эшләре комиссиясе үсмергә гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 30 мең сум штраф салу карары чыгарган.
- 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
- Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары ешайды. Әләкләр нигезендә русияләргә ил гаскәрен "дискредитацияләү" турында 178 дән артык административ эш ачылган. Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
- Азатлык мондый башка очраклар турында да даими язып тора. Әйтик Түбән Новгородның 128нче мәктәбендә укучы 16 яшьлек егеткә мәктәптә "Әгәр сугышырга барсам, Украина ягында сугышачакмын", дигән сүз өчен беркетмә төзелгән иде. Укучы өстеннән кем әләкләве билгеле түгел.
- 2022 елда Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 258 кешене җаваплылыкка тартканнар. 135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашуы өчен штрафка тартылган һәм кулга алынган, ә 123 кешегә Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен штраф бирелгән.
- Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум