Accessibility links

Кайнар хәбәр

РИИ ректоры татарча укытырга укытучылар җитмәвен белдерде


Уку йорты бинасы
Уку йорты бинасы

Русия ислам университетында (РИИ) бакалавриат юнәлешендә 45 фәннең 10сын гына татарча укытырлык укытучылар бар.

"Укытучыларыбыз юк, чөнки алар урыс мәктәбен бетереп Әл-Әзһарда (Мисырдагы ислам университеты) укыган. Аларның татарчасы — кухня теле. Әгәр без аларны мәҗбүр итсәк, татарча мәгариф системы мәчетләр каршындагы курслар дәрәҗәсенә, ягъни бер-берсенә татар телендә бармакча аңлатуга төшәчәк", диде уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин 10 майда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, РИИдан татарча укытуны таләп итү мәгънәсезлеккә тиң.

"Бу эшне бит балалар бакчаларыннан башларга кирәк. Аларны анда татарчага өйрәтәләрме, әллә исемнәре генә татармы? Мәктәптә татар теле бармы? Хәзер югары уку йорты дәрәҗәсендә РИИда урысча укыталар дигән сүз демагогиягә, мәгънәсезлеккә кайтып кала. 100 процент урысча укыган бала килә, аны бүгеннән татарча укый башлыйсың дисәң, ул РИИдан качачак. Шуңа да татар телен югары уку йортында укыту проблемы балалар бакчаларына, мәктәпләргә кайтып кала", диде ул.

Мөхәммәтшин фикеренчә, бу проблем артында глобальләшү һәм Русиядә милли телләргә мөнәсәбәт ята. Шул ук вакытта ул РИИда татар төркемнәре дә булуын әйтте.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галиме Илнур Миргалиев татар фәне бер нәселдән соң югалырга мөмкин дип саный.

"Университетларга татарчаны кертеп булыр иде. Татар мәктәбе ачылганда татар әти-әниләре безгә татар теле кирәкми дип әйткәннәрен, татарча БДИларны татар әти-әниләре бетергәнен хәтерләмисезме… Әгәр татар халкы бу әйберләрне югалтабыз дип уйламый икән, ул бер нәселдән соң югалачак. Татар дөньясы бүген авыр хәлдә, кызганычка", диде ул.

Миргалиев бу сорауны "ректорларга, мөдирләргә, министрларга, президентларга, рәисләргә, дәүләт сәясәтчеләренә күбрәк бирергә кирәк" дип белдерде.

  • 2011 елда Казан университетының Татар филологиясе факультеты яңа оешкан Филология һәм мәдәниятара комуникацияләр институты кысаларына кертелде, бу татар җәмәгатьчелегендә протест тудырды. Милли университет булдыру таләбе Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, туган һәм республика дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң кабат күтәрелде. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан җитәкчелегеннән үз югары уку йортын ачуны сорады.
  • 2018 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында милли педагогия институты торгызылачагын вәгъдә итсә дә, соңрак моның аерым институт булмавы, ә КФУ нигезендә башкарылачагы билгеле булды. КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде.
  • Соңгы елларда татар теле белгечләрен Казан югары уку йортларында әзерләү бермә-бер кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.
  • 1990нчы елларда Татарстан югары уку йортларында – КХТИ, КДАТУ (төзелеш университеты), КДАУ (авыл хуҗалыгы университеты), Казан педагогия университеты татар белгечләре әзерләнде. Хәзерге вакытта татар телендә белем алучы төркемнәр тулысынча бетте диярлек. Соңгы кыйпылчык – 2020 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында татарча белем бирү туктатылды. Аңа кадәр татарча укыган студентлар укуларын урыс телендә дәвам итте.
  • Узган ел Татарстан президенты каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов КФУда Милли мәгариф институты булдыру турында киңәшмә уздырды. Әмма моңа карап яңа структура барлыкка килмәде, белгечләр исә бу тәкъдим Мәскәү рөхсәт иткән очракта гына тормышка аша алачак диде.
  • Татар телен мотлак укыту туктатылганнан соң, Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар елдан-ел кими бара. 2017 елда укучылар арасында татар телен сайлаучылар саны 69 процент тәшкил иткән булса, 2020-2021 уку елында ул 65 проценткатөшкән. Казанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 10 процентка кимегән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG