Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Украина кораллы көчләре авиация заводына һөҗүм итәргә мөмкин дигән сүзләре өчен ике кызда тентү узган


Tу-160 очкычы
Tу-160 очкычы

Аларны полициягә җиһазлар сатыла торган кибет хуҗасы әләкләгән.

Казанда яшәүче Роксана Галиәкбәрованың һәм Ләйсән Нуретдинованың өенә полиция хезмәткәрләре килгән һәм бүлмәләрен карап чыккан. Моңа кызларның җиһаз кибетендә Украина кораллы көчләре турында сөйләшүе сәбәпче булган, дип хәбәр итә "ОВД-Инфо".

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, Нуретдинова өстеннән гаризаны "Мир стульев" җиһаз кибете сатучысы язган. Ул Украина кораллы көчләре Казан авиация заводына һөҗүм итәргә мөмкин, дигән булган. Кыз үзе мондый хәл булырга мөмкин дип, сагаеп кына әйткән идем, дип белдерә.

Куәт оешмалары вәкилләре Галиәкбәрованың компьютерын, Нуретдинованың телефонын тикшергән. Шул ук вакытта алар мондый тикшерүне рөхсәт итәрдәй бернинди документ та күрсәтмәгән диелә. Шуннан соң кызларны полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр, булган хәлләр турында аңлатма алганнар.

  • Казан авиация заводында Ту-160 һәм Ту 22М3 хәрби очкычларын яңарту белән шөгыльләнәләр. Русиянең Ту-160 югары тизлекле очкычлары – илнең иң яхшы стратегик бомбалау очкычларыннан санала. Ул Украинадагы һәдәфләргә һөҗүм итүдә кулланыла, Русиянең атом куркынычын тотып торучы көчләренә керә.
  • Былтыр декабрьдә әлеге очкычлар саклана торган Энгельс хәрби һава аланына берничә мәртәбә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән иде. Русия ягы моны украин һөҗүме дип атады, әмма Украина һөҗүмнәрне расламады да, кире дә какмады.
  • 2019 елда Русия саклану министры Сергей Шойгу Казан авиация заводында Ту-160 очкычлары белән танышкан иде. "Татарстан Русиянең саклану куәтенә зур өлеш кертә. Яңа хәрби техника белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный", диде ул.
  • Быел кыш Ту-160 хәрби очкычын ясауда катнашкан Казан инженеры АКШка качып, сыену урыны сораган иде.
  • Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары ешайды. Әләкләр нигезендә русияләргә ил гаскәрен "дискредитацияләү" турында 178 дән артык административ эш ачылган. Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
  • Азатлык Татарстанда һәм Башкортстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG