Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Конституция мәхкәмәсе урынына Конституция шурасы булдырыла


Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышы, архив фотосы
Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышы, архив фотосы

Татарстан Дәүләт шурасы Конституция шурасы булдыру турында канун өлгесе кертте. Бу узган ел бетерелгән Конституция мәхкәмәсен алыштырачак оешма булыр дип көтелә.

Татарстан Дәүләт шурасы Татарстанның Конституция шурасын булдыру турында канун өлгесе әзерләгән. Бу хакта парламент сайтында хәбәр ителә. Канун өлгесенең авторлары — "Бердәм Русия" депутатлары Юрий Камалтынов, Лилия Маврина, Альберт Хәбибуллин.

Канун өлгесендә язылганча, Конституция шурасы Татарстан кануннарына һәм норматив актларга үзенең бәясен бирәчәк. Шулай ук халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итеп, теге-яисә бу канунның конституция хокукларын бозу-бозмавын өйрәнәчәк. Шура чыгарган бәяләмәләр республика дәүләт органнарына, җирле үзидарәләренә юлланачак. Вазифаи затлар бу аңлатмаларны исәпкә алырга тиеш булачак.

Конституция шурасы өч әгъзадан торачак. Аның рәисен Дәүләт шурасы билгеләячәк. Намзәтләрнең берсен — Татарстан президенты, икенче намзәтне — Дәүләт шурасы рәисе тәкъдим итәчәк. Конституция шурасы вәкилләре даими төстә эшләячәк, диелә.

Шураны булдыру өчен Татарстан бюджетыннан өстәмә чыгымнар бүлеп бирү каралган. Нинди сумма турында сүз барганы — тәгаенләнми.

Канун өлгесе Дәүләт шурасы комитетында каралганнан соң, парламент утырышына чыгарылыр дип көтелә.

  • 2020 елда Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң Дәүләт думасы Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләрен бетерү турында канун кабул итте. 2022 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе эшләүдән туктады. Мәхкәмәнең рәисе Фәрхәт Хөснетдинов быел Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде.
  • Ел башында Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә үзгәреш кертте. Төп кануннан "суверенитет", "шартнамә", "президент", "ватандашлык", шул исәптән Татарстан Конституция мәхкәмәсе турында маддәләр алынды.
  • Татарстанның элекке юстиция министры (2004-2013), юридик фәннәр докторы, адвокат Мидхәт Корманов Татарстан дәүләтчелеген бетерүгә тиңләде. Аныңча, бу Татарстан дәүләт хакимияте системы өч тармакның берсен югалтуын аңлата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG