Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вагнер" фетнәсеннән соң милли батальоннарны ни көтә?


Башкортстан хәрбиләрен Украинадагы сугышка озату, архив фотосы
Башкортстан хәрбиләрен Украинадагы сугышка озату, архив фотосы

"Вагнер"ның хәрби фетнә чыгару омтылышыннан соң, Путин милли батальоннарны бетерәчәк дип саный белгечләр. Фетнә барып чыккан очракта, алар йә "Вагнер" ягына, йә хәтта милли республикаларны саклауга күчә алыр иде дигән фикер дә белдерделәр.

"Вагнер" төркеменең Русиядә хәрби фетнә чыгарырга омтылуы Татарстан белән Башкортстанда оешкан милли батальоннарга да игътибарны арттырды. 24 июнь иртәсендә "Вагнер" көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алып Мәскәүгә юл тотты. Әмма шул ук көннең кичендә төркем башлыгы Евгений Пригожин "Вагнер" гаскәрен кире борды. Аңа кадәр Русия президенты Владимир Путин махсус мөрәҗәгать белән чыкты һәм фетнчә чыгаручыларны хыянәтче дип атады.

Хәрби фетнә барып чыкмады, ләкин Путинның алга таба "ихтыяри"ларны җәлеп итүче хосусый хәрби оешмага, милли батальоннарга карашы үзгәрерме? Татар-башкорт батальоннарын нәрсә көтә?

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

Узган ел милли республикаларда батальоннар төзелә башлады. 2022 елның июнь аенда Татарстанда да Украинага каршы сугышырга җибәрү өчен "Алга" һәм "Тимер" исемле ике батальон төзелүе турында игълан ителде. Ихтыярилар 260 мең сум акча алачак диелде.

Сугыш барышында "Алга" батальонында Украинаның Херсон өлкәсендә сугышуы әйтелде. Шул ук вакытта "ихтыяри"лар төрле проблемнарга зарланып килде. Аларга күп акча вәгъдә ителсә дә, аларга ул түләнмәве әйтелде. Акча гына түгел, хәтта азык-төлек һәм суны да алар туганнары җибәргән акчага якындагы кибеттән сатып алырга мәҗбүр диелде. Контракт вакыты чыкканнарны да, Русия президентының өлешчә мобилизация фәрманына сылтап, өйләренә кайтармаулары билгеле булды.

Узган елның ноябрендә исә батальонда хезмәт итүчеләрнең хатыннары төрле мөрәҗәгатьләр белән чыга башлады. Алар ирләренең сугышта яңгыр астында ач ятуы, вәгъдә ителгән акчаларның түләнмәвен әйтте.

Быелның апрель аенда "Алга" батальоны солдатлары дүрт ай хезмәттән соң контрактларын өзүне таләп итте, ләкин Казандагы мәхкәмә моны кире какты.

Бу хәлләр милли батальоннар сугышчылары арасында ризасызлык булуы турында сөйли.

Шундый ук хәл Башкортстанда да күзәтелде. Моңа кадәр республикадан Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев исемендәге һәм "Ватан" батальоннары сугышка җибәрелгән иде. Март башында Башкортстанда "Төньяк амурлар" һәм Даян Мурзин исемендәге батальон җыю турында хәбәр ителде. Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстан" мотоукчы полкын төзеп бетерүе турында әйтте.

Башкортстанда оешкан батальоннар да даими проблемнары хакында әйтеп торды. Төп мәсьәлә — вәгъдә ителгән акчалар түләнмәве.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, фетнәдән соң Путин милли батальоннарга шикләнеп карый башлаячак.

"Хәзерге вакытта Путин бернәрсәне дә контроль итә алмый. Русия саклану министрлыгы да берни эшли алмый. Иң җитди һәм нәтиҗәле булган батальоннар Пригожин кулында хәрәкәт итә, күрәсең. Милли батальоннар да әкренләп бетәргә мөмкин. Аларның бәлки өйләренә кайтуы да ихтимал.

Бу хәлләр Беренче дөнья сугышын хәтерләтә. 1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң Русия хәрбиләре арасында фетнә башланды, солдатлар үз командирларын кулга алып, аларны кыйнап, эшелоны-эшелоны белән өйләренә кайтып китте. Монда да шул ук хәл булуы ихтимал. Бүген милли батальоннар бар, иртәгә — юк.

Путин милли батальоннарга шикләнеп карый. Шул ук Пригожинны алыйк. Ул аның шәхси пешекчесе булган кеше. Урта гасырлардан алып патшага иң якын торган кеше санала, чөнки ул аның агуламаячагына ышана. Путин аңа ышанды, мөмкинлекләр бирде. Хәзер ул аны хыянәтче дип атады. Димәк, ул аңа да, гаскәргә дә, милли батальоннарга да, "Вагнер"га да, эчке эшләр министрлыгына да ышанмый. Пригожин Ростовка җиңел генә керде, аңа беркем каршы чыкмады. Шул ук вакытта Путин да, Шойгу да батальоннар турында түгел, үз гомерен бу баләдән саклап калу турында уйлый", ди ул.

Айсин фикеренчә, әгәр Пригожинның фетнәсе барып чыкса, милли батальоннар йә Путинга каршы чыга алыр иде, йә аларны милли республикалар үз файдаларына куллана алыр иде.

"Милли батальоннар да Путинга каршы чыга ала. Ни өчен Пригожин моны эшләде? Ул эчке вазгыятьне, сугыштагы хәлне, армиянең эчке торышын, солдатларның нәрсә хакында сөйләшүләрен яхшы белә. Ул хәрбиләрнең аңа каршы чыкмаячагын яхшы аңлый, чөнки "Вагнер"да яхшы акча түлиләр, ашаталар. Армиядә мондый шартлар юк. Пригожин ачыктан-ачык сәясиләштерелгән програм белән чыкты. Ул, Шойгу гади солдатны талый, ә без туган җиребезне яклыйбыз, диде. Бу гади кешегә тәэсир итә торган шигарләр. Милли батальоннар да Шойгу безне утка ташлады дип саный башларга мөмкин. Моңа кадәр "Алга" батальонында хезмәт итүчеләрнең хатыннары мөрәҗәгать белән чыкты. Тегесе юк, монысы юк, патрон юк, артиллериясез фронтка ташлыйсыз, украиннар исә юк итә ише сүзләр булды. Димәк, милли батальоннар да моны белеп тора һәм Шойгуның аларга ядрә ите буларак каравын аңлый. Әгәр дә кем яклы булырга дигән дилемма килеп басса, әлбәттә, алар Пригожин тарафына күчәр иде.

Республика җитәкчеләре милли батальоннарны үз файдаларына куллана алыр иде. Хәзерге вакытта хакимият таркала башлады. Җирле элита милли батальоннарны кайтартып, аларга таяна алыр иде. Әйтик, милли республиканы сакларга һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә. Моны эшли алырлармы, юкмы — белмим. Әмма шундый адымга барсалар, Русия хакимияте шул мизгелдә үк юкка чыгачак", ди белгеч.

Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов милли батальоннар Путинга куркыныч тудырмый дип саный. Әмма фетнә бастырылганнан соң, милли батальоннар да, милли республикалар да юкка чыгар дигән фикердә ул.

"Милли батальоннар, Кадыров көчләре белән чагыштырганда, зур куркыныч тудырмый. Башкорт батальоннары, күпме генә булсалар да, алар турыдан-туры Радий Хәбировка буйсынмый. Ул аларга фәрман бирә алмый. Милли батальоннар Русия саклану министрлыгы карамагында һәм Русия гаскәренең төрле бүлгеләренә таратылган. Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты батальоннардан хәбәр алуы турында пост чыгарды. Анда берәр хәл булса, батальон Башкортстанның бәйсезлеген яклаячак диелә. Әгәр систем ишелеп төшсә, Мәскәү яуланып алынса, аерым көчләр Пригожин ягына күчсә, төбәкләр суверенитет игълан итсә, батальоннар Башкортстанга кайтып аның бәйсезлеген яклый алачак. Бу бердән-бер юл булып кала. Әлегә исә батальоннар Путинга бернинди куркыныч тудырмый.

Хәзер Путин үзенең исән калуы турында борчыла. Әгәр ул аякта басып кала алса, милли батальоннарны бетерү эшен башларга мөмкин. Мөгаен, Пригожин фетнәсе бастырылганнан соң, Русиядә барлык шөрепләр дә ахыргача борылачак. Иреклекнең барлык чаткылары да юк ителәчәк һәм ахыр чиктә милли республикалар бетереләчәк. Путин үзенең бу теләген әлеге хәлдән файдаланып тормышка ашырырга мөмкин. Шулай да бу аңа хакимиятне саклап калырга ярдәм итмәячәк. Әлеге системга 2-3 ел калды. Бүген Путин үлем алдыннан көзән җыерган кешегә охшап тора", диде ул.

Сәясәт белгече, Кавказны өйрәнүче, ә бүгенге көндә Украина ягында сугышу өчен Русия ихтыяриларын җыючы "Сивил шура" (Гражданский совет) координаторы Денис Соколов мондый вазгыятьтә төбәк батальоннарының нинди дә булса роль уйнавын күз алдына китермим ди.

"Әлеге вакыйгаларда төбәк ихтыяри батальоннарның нинди дә булса роль уйнавын күрмим. Режимга каршы Украина ягында сугышучы милли батальоннар ролен генә күрәм. Алар - киләчәктә үз төбәкләренең, ә бәлки, үз дәүләтләренең сәяси классы. Моны вакыт һәм кешеләр күрсәтәчәк. Әгәр кешеләр мондый проектларны ясарга әзер икән, бәйсез республикалар булачак", диде Соколов.

  • 23 июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин русия хәрбиләре "Вагнер"ның тыл позицияләренә һөҗүм итте, дип белдерде. Ул "Русия хәрби җитәкчелегенең явызлыгын" туктату өчен "гаделлек маршы" башлау турында игълан итте. 25 мең сугышчысы булуын әйтте. "Марш"ның максаты - саклану министры Сергей Шойгуны һәм баш штаб җитәкчесе Валерий Герасимовны җаваплылыкка тарту диелде.
  • Русия саклану министрлыгы "Вагнер"га һөҗүм итү хәбәрен "мәгълүмати провокация" дип атады. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Пригожинга каршы "кораллы фетнә" оештыру турында җинаять эше ачты.
  • 24 июнь иртәсендә "Вагнер" көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алуын хәбәр итте. Telegram-каналларда ике видео чыкты, анда Пригожин Дондагы Ростовта урнашкан бөтен хәрби объектлар "Вагнер" контролендә, дип белдерде. Әгәр аларга Шойгу белән Герасимовны бирмәсәләр, вагнерчылар Ростовны "томалап", Мәскәүгә барачак диде ул. Көн дәвамында "Вагнер" сугышчыларының Мәскәүгә таба юл алуы турында хәбәрләр чыгып торды.
  • Мәскәүдә, Мәскәү һәм Воронеж өлкәләрендә террорга каршы операция тәртибе кертелде. Мәскәүдә, Ростов, Воронеж, Липецки, Тула, Тверь һәм Калининград өлкәләрендә киңкүләм чараларны тыйдылар. "Дон" машина юлының йөзләрчә километры ябылды.
  • 24 июнь ахырында Пригожин гаскәрләрне кире борабыз һәм планга ярашлы, кире кыр лагерьларына кайтабыз дип белдерде. Моңа кадәр Беларус президентының матбугат хезмәте Лукашенка Пригожин белән сөйләште дип белдерү чыгарды. Әлеге сөйләшү Путин килештерүе белән узган диелде.
  • Хәбәрдә әйтелгәнчә, Лукашенка белән Пригожин "Русия җирлегендә канлы сугышка юл куймау" турында килешкән. Имеш, Пригожин Лукашенканың "вагнерчыларның" Русиядә хәрәкәтен туктату һәм киеренкелекне бетерүдә адымнар ясау" тәкъдимен кабул иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG