Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның  “Салават күпере” торак комплексындагы балалар бакчасында җир убылганнан соң җинаять эше ачканнар


Казандагы "Салават күпере" торак комплексы
Казандагы "Салават күпере" торак комплексы

Балалар бакчасы биләмәсендә җир 2022 елның ноябрендә убылган. Бакча мәйданчыгындагы 45нче йорт җир астына киткән. Шул вакыттан соң убылган урынны берничә тапкыр күмгәннәр, ә бакчаны тикшеренүләр уздырган вакытка ябып торганнар. Хакимиятләр моны карст күренешләре белән аңлата.

Казанның "Салават күпере" торак комплексындагы балалар бакчасында җир убылганнан соң, "иминлек таләпләренә туры килмәүче эшләр башкару" һәм "вазифаи затның бурычларын үтәмәве яки тиешенчә үтәмәве" маддәләре нигезендә җинаять эше ачканнар. Бу хакта InKazan хәбәр итә.

Балалар бакчасы биләмәсендә җир 2022 елның ноябрендә убылган. Бакча мәйданчыгындагы 45нче йорт җир астына киткән. Шул вакыттан соң убылган урынны берничә тапкыр күмгәннәр, ә бакчаны тикшеренүләр уздырган вакытка ябып торганнар. Хакимиятләр моны карст күренешләре белән аңлата.

Республика прокуратурасы мәгълүматынча, "Главинвестстрой" "объектны нормативларга туры килердәй хәлгә китерү эшләренең күләмнәрен һәм бәясен исәпли".

Басма хәбәр итүенчә, Казан читендәге "Салават күпере" торак комплексында берничә урында җир убылган, хакимиятләр моны карст күренешләре белән бәйли. Хәзерге вакытта бу районда 17 катлы биек йортлар төзелә. Комплекста яшәүчеләр бу торак йортларның ныклыгында чагылыш табарга мөмкин дип саный.

Казан федераль университетының (КФУ) гомуми геология һәм гидрогеология кафедрасы доценты Айрат Латыйпов әйтүенчә, биек йортлар субайларда тора, шуңа алар әйтик балалар бакчалары һәм мәктәпләр кебек нигез өлеше тирәнгә салынмаган, зур булмаган объектларга караганда куркынычсызрак булып тора.

"Икенче яктан, йортны субайларда төзесәләр дә, ул авыр – әйләнә-тирәгә күбрәк көч китерә. Әгәр процесс каядыр җир астында башланса, бу фаҗигага китерергә мөмкин, чөнки җир өслегендәге убылуларны һичьюгы күреп була", дигән Латыйпов.

Татарстан президенты каршындагы Дәүләт торак фондында исә район төзелеше проектын әзерләгәндә бөтен инженер тикшеренүләре дә үткәрелде, дип ышандыралар. "Главинвестстрой"да исә биналар төзелгәнче туфрак ныгытылды, ә мондагы объектлар кулланылышка кертүгә рөхсәт алды, дип искәртәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG