Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка: "Вагнерчы"лар Варшауга "экскурсия"гә барырга тели"


Александр Лукашенка әйтүенчә, Беларуста урнашкан "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт ялчылары аларны борчый башлаган, чөнки алар "Варшауга экскурсиягә барып килергә" тели. 

Беларус президенты бу турыда Петербурда Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда әйтте.

"Бәлки моны әйтергә дә кирәк түгелдер, ләкин әйтәм. "Вагнерчылар" безне борчый башлады. "Көнбатышка барасыбыз килә. Рөхсәт итегез", диләр. " Мин: "Нигә Көнбатышка барырга? дим. Варшауга, Жешувка экскурсиягә барып кайтабыз килә диләр", дип китерә "Белта" Лукашенка сүзләрен.

Польшаның Жешув шәһәре аэродромына Көнбатыштан хәрби техника һәм кораллар җибәрелә. Соңрак җир өсте юлы белән алар Украинага озатыла. Лукашенка сүзләренчә, Путин белән килешү нигезендә, ул "Вагнер" ялчыларын Көнбатыш чикләренә җибәрми, ә Беларус үзәгендә тота. "Чөнки аларның кәефләре начар", ди Лукашенка. Путин Лукашенканың Варшау һәм Жешувка "экскурсия" турындагы сүзләре вакытында елмаеп куйды.

  • Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, диелде. Исән калганнарга ярлыкау һәм акчалар вәгъдә ителде.
  • Быел февральдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы һәм аны иганә итүче эшмәкәр Евгений Пригожин шәхси хәрби кампания Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка алуны туктатты, дип белдерде. Колонияләрдән сугышка кешеләрне Русия саклану министрлыгы исеменнән җыя башлаулары хәбәр ителде.
  • 23 июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин русия хәрбиләре "Вагнер"ның тыл позицияләренә һөҗүм итте, дип белдерде. Ул "Русия хәрби җитәкчелегенең явызлыгын" туктату өчен "гаделлек маршы" башлау турында игълан итте. 25 мең сугышчысы булуын әйтте. "Марш"ның максаты - саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгуны һәм Русия кораллы көчләре баш штабы җитәкчесе Валерий Герасимовны җаваплылыкка тарту дип әйтелде.
  • 24 июнь ахырында Пригожин гаскәрләрне кире борабыз һәм планга ярашлы, кире кыр лагерьларына кайтабыз дип белдерде. Моңа кадәр Беларус президентының матбугат хезмәте Лукашенка Пригожин белән сөйләште дип белдерү чыгарды. Әлеге сөйләшү Путин килештерүе белән узган диелде.
  • Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Пригожин үзе "Беларуска китәчәк" дигән иде. Ширкәткә ялланган сугышчыларга да аның белән Беларуска китәргә яки Русия саклану министрлыгы белән контракт төхергә тәкъдим ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG