Быел апрель-июнь аенда диверсион эшчәнлек – русияләрнең иң зур куркуына әйләнгән. Бу хакта "Борчуларның дәүләт индексы. КРОС (Русиянең җәмәгатьчелек белән элемтәләр ширкәте)" хисабында әйтелә, дип җиткерә "Коммерсантъ".
Инде икенче чирек рәттән диверсияләрдән курку – беренче урында тора, җитмәсә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аның күрсәткече ике тапкырга арткан диелә. Тикшеренү авторлары бәяләмәләрен хәбәрләрне һәм социаль челтәрләрдә аларга булган җавапларны анализлап ясый.
Русияләрнең төп борчулары исемлегенә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең кораллы фетнәсе (тикшеренү авторлары аны 23-24 июнь кризисы дип атый), янгыннар һәм су басулар, Украина кораллы көчләренең һөҗүмгә күчүе һәм атом куркынычы артуы да кергән диелә. Башка куркынычлар арасында русияләр хәмер эчеп агулануны, хәрби хезмәткә чакырылу һәм мобилизация мәсьәләләрен атаган.
30 май көнне пилотсыз очкычларның Мәскәүгә һөҗүм итүе - борчу тудырган төп фактор булып тора. 2 апрельдә Петербурда булган шартлау да курку хисен арттырган, ул чакта блогер-пропагандист Владлен Татарский һәлак булган иде.
Куркытучы вакыйгалар арасында 3 майда Кремльгә һөҗүм, 6 майда Түбән Новгород янында язучы һәм сәяси активист Захар Прилепин утырган машина шартлатылуы, 22-23 майда Белгород өлкәсенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре керүе дә ( Украина ягында сугышкан бу хәрби төркемнәргә Русия ватандашлары керә) телгә алынган.
Халыкны аннексияләнгән Кырымга, Мәскәү янына, Белгород, Курски, Калуга, Воронеж, Брянски һәм Тула өлкәләренә дроннар белән һөҗүм итү дә куркыткан.
Русиягә дроннар белән һөҗүмнәр бүген, 24 июльдә дә булды. Иртән Мәскәүгә ике дрон һөҗүме булды. Аның берсе бизнес-үзәккә, икенчесе Русия саклану министрлыгы бинасыннан ерак түгел урынга төште.
Шулай ук бүген аннексияләнгән Кырым күге өстендә һава һөҗүменнән саклану системы 11 пилотсыз очкычны бәреп төшергән, шул ук вакытта Җанкөй районындагы кораллар саклана торган келәткә "эләккән". Җанкөй районындагы "гадәттән тыш хәл чыккан урыннан" биш километр радиустагы якындагы авылларда яшәүчеләрне эвакуацияләячәкләр.
- Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә диверсия ясау очраклары ешайды. 2023 елның башыннан май уртасына кадәр Русиядәге һәм аннексияләнгән Кырымдагы тимер юлларда, саклану министрлыгы һәм энергетика объектларында кимендә 57 мәртәбә диверсия ясарга омтылганнар. Диверсияләрнең иң киң таралган төре – тимер юлларда реле җайланмасы урнаштырылган шкафларга ут төртү диелә.
- Диверсия очраклары быел Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.
- Март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
- Күптән түгел Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төрткән иде. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.
Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум