— Бу беренче китабыгызмы, Земфира ханым?
— Узган ел әкиятләрем чыккан иде инде. 2022 елда себер татарлары әкиятләре кергән "Цатыу арғамаҡ" ("Тылсымлы ат") һәм "Тимур батыр" китаплары басылып чыкты. "Тимур батыр" төсле иллюстрацияләр белән өч телдә: себертатарча, русча һәм инглизчә чыкты. Ул Русия президенты грантына чыгарылды, 300 данә китап Тубыл өлкәсенең дүрт районындагы китапханәләргә таратылды.
"Тылсымлы ат" китабы ике телдә – себертатар һәм урыс телләрендә, һәм иллюстрацияләре аклы-каралы. Ул китапханәләр өчен түгел, шәхси коллекцияләр өчен чыгарылды. Бу китапларны рәссам Асия Закарюкина бизәде. Яңа китап Тубыл шәһәре рәссамы Анна Андреева сурәтләре белән чыгачак.
— Былтыргы китабыгыз президент гранты ярдәмендә чыкса, быелгы китап нәрсә хисабына бастырылачак?
— Алдан заказ җыю хисабына. Бу хәйриячелек түгел, кешеләр үзләре, шәхси коллекцияләре өчен сатып ала. Хәзерге вакытта якынча 30-40 кешедән заказ килде. Нигездә бу заказлар Тубыл һәм Төмәннән, моның өстенә Мәскәүдәге дәүләт шәрык музее каршындагы шәрык белгечләрен әзерләүче мәктәп, Казаннан сәнгать әсәрләре һәм китаплар җыюче бер кеше заказ ясады, Чиләбедән, Омскидан, Томскидан заказлар килде.
— Себертатар телендәге текстлар белән эшләүче мөхәррирләр бармы?
— Мин ике мөхәррир белән эшлим. Баш мөхәрир – Себертатар граммастикасын язган филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин һәм ике корректор бар.
— Себер татарларының башка халыкларның авыз иҗатыннан аерылып торган үзенчәлекле әкиятләре күпме?
— Китапның яртысы – шундый әкияләр. Калган яртысында – Салтан патша, "Алтын балык" сюжетларына охшаган әкиятләр бар.
Себер татарларының бер әкияте "Бөкре ат"ка (Конек Горбунок) нигез итеп алынган. Ягъни Петр Ершов себер татарларының алтын ат турындагы әкияте белән Сивка-Бурка урыс әкиятен нигез итеп алган.
Китапка Хуҗа Насретдин турында әкиятләр дә керде. Бусы инде Урта Азия өчен уртак тема булып чыга. Ул ничек безнең әкиятләргә килеп эләккән дигәндә, урта гасыр уртасында бохаралылар Себергә килә, яши, себер татар кызларына өйләнә, ассимиляцияләшә. Алар башта бохара татарлары дип атала, соңыннан, узган гасыр башыннан алып, себер татарлары дип атала башлый. Шуңа күрә бездә үзбәкләр белән уртак Хуҗа Насретдин мәзәкләре дә бар.
Әкиятләр арасында Казан татарлары әкиятләре белән дә, казакъ әкиятләре белән дә охшашлыклар бар. Ә уникаль, башка бер халыкны да кабатламаган сюжетлар китапның кимендә яртысын тәшкил итә.
— Себер татарлары әкиятләре - Әләмәце ҡортҡайаҡ (Әләмәче карчык), Әштәғы (Аҗдаһа), Цин-пәрей, циннәр, Канатлы ат (Тулпар), цатыу арғамаҡ (тылсымлы ат), патырлар (батыр), пәрейләр (пәри) җирле мифологиягә бәйләнгәнме?
— Әйе. Мисал өчен Әләмәце – себер персонажы, буран чакыручы карчык. Ул кыш буе буран чыгарырга мөмкин, әмма аның турында март аенда аеруча еш искә алалар. Мартта кинәт буран купса, юлга чыгарга ярамый, диләр, юкса сине Әләмәце карчык алып китә, дигән әйтем бар. Балаларга моны һәрвакыт әйтеп торалар. Безнең Тубыл районы татарлары Әләмәце дип атыйлар, икенче район татарлары Әямәце ди, ягъни Ия (хуҗабикә) сүзенә охшаш, ниндидер бер җирлек иясе дигәнне аңлатадыр. Мондый атамада инде мантыйк күренә, чөнки, мәсәлән, урманның иясе, суның иясе бар, ягъни тәңречелектә һәр урынның үз иясе бар. Әләмәце буран чыга торган урыннарның хуҗасы булып чыга. Мөгаен, буран вакытында балалар югалган очраклар булгандыр, һәм "буран чыкты да бала югалды, димәк, усал карчык алып китте" дигән ассоциацияләр яши.
— Моңа кадәр бастырылган себертатар әкият китаплары күпме?
— Китаплар бар, әмма миңа кадәр туплап бастыручылар барысы да диярлек иллюстрацияләрсез бастырган. Төмәннән бер кеше – Афузания Насыйбуллина гына 2008 елда фольклорчы Василий (Вильгельм) Радлов китапларын кабат бастырганда рәссам белән берлектә эшли. Аның тиражы бик түбән – нибары 100 данә. Ул да себертатар телендә. Башка китаплар исә бөтенләй рәсемсез, балаларга көйләнмәгән. Шул ук вакытта Радлов туплаган халык иҗатын минем фәнни җитәкчем дастаннар дип атый, ягъни әкиятләр түгел, ә җитдирәк жанр. Радлов туплаганнарны Казанда галим Фәрит Йосыпов та бастырды, бәлки бу калын, караңгы-зәңгәр тышлыклы китапларны күргәнегез бардыр – себертатар һәм рус телләрендә. ("Себер татарларының рухи мәдәният җәүһәрләре. Себер татарлары фольклорының антологиясе. Дастаннар, мөнәҗәтләр, бәетләр" дип аталган, 650 биттән торган фәнни монография – ред.)
Риваятьләрне моңа кадәр өч кеше – Борис Гыйләҗев, Әсхәт Ниязов һәм Гөлсифа Бакиева бастырды. Элек бастырылган кайбер әкиятләр минем китапта да кабатлана, ә калган 90 проценты беренче тапкыр бастырыла.
Китапта мин туплаган әйберләр генә түгел, шулай ук моңа кадәр бастырылган, әмма хәзер китапханәләрдә дә, интернетта да булмаган китаплардан (мәсәлән, Николай Даниловның "Уралдан Енисейга кадәр" китабыннан) әсәрләрне дә керттем. Мин бер китапка мөмкин кадәр күбрәк материал тупларга тырыштым.
Шулай ук әкиятләргә кагылышлы методик тупланмалар да бар. Тубыл педагогика институтында татар теле бүлегендә заманында әкиятләр бастырылган иде. Хәзер Казанда яшәүче Рәмзия Барсукованың фәнни эшендә әкиятләр транскрипциядә бирелә. Әмма, әйткәнемчә, алар балалар өчен бизәлмәгән.
Әкиятләрне бастырып, балаларны алар нигезендә тәрбияләргә кирәк дигән фикергә килдем. Шуның өчен китапларны рәссамнәр белән берлектә эре хәрефләр, җете иллюстрацияләр белән балалар өчен яраклаштырып эшләргә кирәк.
— Себертатарларның фольклоры гаҗәеп бай: әкиятләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, җырлар, мәзәкләр, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, им-томнар һәм татарларның башка этник төркемнәрендә булмаган дастаннар. Аларда халык тормышы, тарихы, аның рухи байлыгы, акыл-тәҗрибәсе, уй-фикерләре, моң-зары да, шулай ук киләчәккә өметләре ачык чагыла. Фольклор җыю сезнең төп һөнәрегезме?
— Төп һөнәрем дияргә була. 2009 елдан бирле башлыча Төмән өлкәсенең көньягында себер татарлары фольклорын туплау белән шөгыльләнәм. Минем тагын театраль, музыкаль һәм экскурсовод белемем дә бар.
— Себертатар телен ничек, кайда өйрәндегез?
— Әти-әнием, туганнарым, әби-бабайларым аша. Мин бит фольклор гына түгел, бөтен мәдәниятне, аерым алганда матди мәдәниятне дә, рухи мәдәниятне дә өйрәнәм. Мәгълүмат җыю барышында, туплаган арада да ишетеп отып калам.
— Сез фольклорны өйрәнгәндә йөзләп авылда булгансыз. Бу Төмән өлкәсенең көньягы гынамы?
— Төмән өлкәсе өч субъекттан тора: Төмән өлкәсенең көньягы, Ханты-Манси автоном бүлгесе, Ямал-Ненец автоном бүлгесе. Себер татарлары күбесенчә Төмән өлкәсенең көньягында гына яши. Әйе, бу йөз авыл башлыча шушы төбәкнеке дияргә була, тагын да күмәкләшеп урнашкан җирләре – Тубыл һәм Вагай районнары. Бу авылларда халык себертатар телендә сөйләшә.
Хәзер әкиятләрне тыңлап туплау – бик авыр процесс, авыллар буйлап йөргәндә йөз кешедән икесе сөйләсә – бу бик шәп. Яки бөтенләй хәтерләмиләр, яки каһарманнарын гына хәтерлиләр, яки кыска гына фабуласын. Китапта әкиятләрнең кайсы авылда, кемнән, кайчан яздырып алганы да күрсәтелгән.
— Сез себертатар сөйләмен аерым тел дип саныйсызмы?
— Без мөстәкыйль халык һәм безнең телебез аерым. Ник мөстәкыйль? – "халык" сүзенең аңлатмасын укысаң, аның үз территориясе, үз дәүләтчелеге, үз теле, менталитеты, антропологиясе, мәдәнияте булырга тиеш. Бу параметрлардан чыгып без казан татарларыннан да, мишәрләрдән дә, башкортлардан да, казакълардан да, үзбәкләрдән дә аерылып торабыз.
Казан татарлары безне үзләренә язмакчы була, шул ук вакытта территория ягыннан безнең казан татарлары белән уртак чигебез дә юк, араларыбыз якын түгел, җирлек мәсьәләсендә без башкортларга якынрак. Элек ерак араларга күченү бик кыен булган. Башкортлар якында булса да, без бер халыкка әйләнмәгәнбез бит. Казан татарлары антропологик яктан нигездә европеоидлар, ә без барыбыз да – монголоидлар. Без хәтта раса дәрәҗәсендә дә төрле. Дәүләтчелек ягыннан да бездә башта аерым Төмән ханлыгы булганбыз, аннан – Себер ханлыгы.
Мәдәният ягыннан караганда, минем яңа китабым әзерләнә, анда себертатар мәдәниятенең якынча бөтен үзенчәлекләре сурәтләнгән. Әлбәттә, сәүдә ярдәмендә килгән казан татар мәдәнияте үрнәкләре, мәсәлән, бизәкле күн читекләр, казан бизәнгечләре булган. Бохара белән дә сәүдә үскән, себер татарларында үзбәк бизәкләре төшкән күлмәкләр бар, әмма без бит үзбәкләр белән бер халык түгел. Минем Хисор (Таҗикстан) музеенда булганым бар, анда Казан читекләре тора. Алар анда да сәүдә юллары белән барып җиткән, әмма татарлар белән таҗиклар бер халык саналмыйлар бит. Ягъни мәдәниятне, телне өйрәнергә, тыңларга, ачыкларга кирәк.
— Казан галимнәре сезнең белән элемтәгә чыгамы, хезмәттәшлек итәме?
— Без күптән түгел Казанда "Оркестр һәм әкиятләр" дигән чара оештырдык. Беренче көн – Шәрык клубында, икенче көнне – Татар китабы йортында, өченче көнне – концерт залында булды.
Без әлеге чарага Себергә килеп җирле тарихны өйрәнүче галимнәрне, җәмәгать эшлеклеләрнең барысын да чакырдык, хатлар яздык, себер татары Рәмзия Барсукова, КФУ татар әдәбияты кафедрасы доценты Таһир Гыйләҗевтан башка берсе дә килергә кирәк санамады.
— Сезнеңчә, интернетта себертатар телендә контент җитәрлекме?
— ВКонтактеда "Сибирские татары. Туған телтә кәпләшейек" төркеме бар. Минем биттә дә тиздән себертатарча һәм рус телләрендә булачак, "Себер хәзинәсе" дигән китабымнан сәхифәләр чыгара башлаячакмын. Әмма аларга төпле редактура кирәк, чөнки интернетта хата эзләп утыручылар җитәрлек. Ютубта себертатар телендәге җырларның караоке видеоларын табарга була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум