24 августта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетовага (Рамилә Галим) ачылган җинаять эшен карый башлый.
16 майда аны өе янында Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм полиция вәкилләре тоткарлады. Аны интернетта "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру" җинаять эше кысаларында тоткарладылар. Бу маддә Русия җинаять кодексында 2022 елның июлендә барлыкка килде, моның өчен алты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист ике минутлык видеомөрәҗәгатендә мобилизацияләнүчеләргә үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.
Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.
Эш карала башлаганчы, Idel.Реалии почта аша Рамилә Сәетовага мөрәҗәгать итеп, гаепләүнең асылы, аның моңа карашы, булачак мәхкәмә процессы, тикшерү изоляторында тотылу шартлары турында сөйләүне сораган иде.
Сәетова җавап хатларында мобилизацияләнгәннәргә мөрәҗәгать итеп видео бастыруын тануын, ләкин үзенә карата белдерелгән җинаятьтә гаепле түгеллеген әйтүен язды.
— Мин тикшерүче янында булганда бу гамәлне эшләвемне таныдым, ләкин шунда ук беркетмәдә аны җинаять дип санамавымны билгеләп үттем, — ди активист. — Башта мин аңлатмалар бирү һәм имзалар куюдан тулысынча баш тарттым. Балаларым белән якын киләчәктә күрешә алмау турында сөйләштек; алар ничек ярдәм итү турында сорашты. Мин адвокат яллап, чыгымнарны аларның өсләренә аударырга теләмәвемне әйттем — тәҗрибәмә күрә, мәхкәмә барыбер яклау ягы фикерен ишетми. Кызым горурлыгымны тыюымны үтенде.
Аннары мин аңлатма бирүдән баш тартуның "Әйе, мин моны эшләдем" диюгә тиң булуын аңладым. Моннан тыш, мин бер секундка да әлеге видеоны чыгарган өчен үкенгәнем булмады. Әгәр дә аны чыгармасам, мин үземә шәхес буларак хөрмәтемне югалтыр идем. Кайвакытта дәшми калу — ул инде катнашу дигәнне аңлата. Ә минем чын мәгънәдә аз гына булса да вазгыятьне үзгәртү мөмкинлеге булды.
Активист шулай ук әлеге видеомөрәҗәгать чыгаруның ни белән янаганын алдан ук аңлавын әйтте.
"Күпләр кисәтте һәм мине баш тартуга күндерергә тырышты, шуңа мин хәзер үземне корбан итеп түгел, ә, мөгаен, сугыш әсире итеп хис итәмдер”, диде ул.
Сәетова шулай ук “аны беренче мәхкәмә утырышында ук азат итәргә тиешләр” дип язды.
Ул "мәхкәмәгә кадәр уздырылган утырышта аңа теләктәшлек белдерергә килгән дуслары, танышларын күрүгә шат булуын язды. Шул ук вакытта, ул Уфаның Киров район мәхкәмәсе хөкемдары Артур Сөләймановның киләсе утырышны планлаштырганда, аның ябык ишекләр артында узачагы турында карар чыгармаганын да билгеләп узды.
Рамилә Сәетова үз хатларында шулай ук Уфаның 1нче санлы тикшерү изоляторындагы шартлар турында да язды.
— Камера бер кешелек, һәм бу миңа туры килә. Балалар кирәкле әйберләрне, шул исәптән китапларны да посылка белән җибәрә. Көн саен һавага чыгып йөртеп керәләр. Бу юлы шартлар узганына караганда яхшырак. Тагын шуны әйтәсем килә, элекке адвокатларым Гарифулла Яппаров һәм Эльвира Шәмсетдинова, минем мәхкәмә утырышларына килгән журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре ярдәмендә изолятордагы барлык хатын-кызларның тотылу шартлары яхшырды, — диде активист.
Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле узган елның 12 августында иреккә чыкты.
Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Сәетова Җинаять кодексының 208.2нче маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Сәетованың Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.
Быел март аенда Русия баш прокуратурасы таләбе белән аның "ВКонтакте"дагы сәхифәсе томаланган иде.
- Путин режимы Украинага былтыр 24 февральдә һөҗүм итте. 21 сентябрьдә исә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте.
- Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300 меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум