Башкортстанда Генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы оештырганнар. Башкортстан башлыгының бу хактагы фәрманы 29 августта хокукый мәгълүмат порталында чыкты, дип хәбәр итә “Аспекты”.
Фәрманнан күренгәнчә, Клубның бурычлары – үсеп килүче буынга Русия каһарманы Миңлегали Шәйморатов мисалында патриотик тәрбия бирү, Украинадагы сугышта катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең мәнфәгатьләрен яклау.
Клуб вәкилләре Русия һәм Башкортстан хәрби тарихының истәлекле көннәренә багышланган чараларда катнашырга, яшьләр арасында аңлату эшләре алып барырга, аларга мәгълүмат бирергә, ветераннар һәм хәрби хәрәкәтләр оешмалары әгъзаларына ярдәм итәргә, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү сәясәтен формалаштыру белән бәйле методик эшчәнлек алып барырга тиеш.
- Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Башкортстанда Шәйморатов исеме дә , "патриотик тәрбия бирү" кебек сүзләр дә бик еш телгә алына.
- Башкортстан түрәләре төрле белдерүләр ясаганда да халыкка "ватанпәрвәрлек", "сугышны хуплау" хисләре сеңдерергә тырыша. Мисал өчен, Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта башкорт һәм татарның милли бәйрәме - Сабантуйның асыл мәгънәсен Украинадагы сугышны хуплауга кайтарып калдырды. "Хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара", дип белдерде ул.
- Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Шәйморатов исемендәге батальон төзелде. Кайбер белгечләр аны төзүне дә Радий Хәбиров тәкъдим иткән дигән иде.
- Былтыр сентябрьдә Уфада Донбасстагы референдумнарны хуплап "Шәйморатов дәвамчылары үзләренекен ташламый" митинг-концерт та уздырдылар.
- Башкортстан мәктәпләрендә генерал Шәйморатов исемендәге сыйныфлар ачылды. Сыйныфларга иң алдынгы укучыларны сайлап алганнар, аларны уен коралларында уйнарга, көрәшергә өйрәтәчәкләр, хәрби әзерлек тә биреләчәк.
- Былтыр Башкортстанда 11 октябрь – Республика көнендә генерал Шәйморатовка һәйкәл ачылган иде. Журналистлар аны республика һәм шәһәр бюджетына бер миллиард сумнан артыкка төшкән дип исәпләп чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум