Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Мәскәү контролендәге җирләреннән иң күп ташкүмерне Төркия  сатып алган


Иллюстратив фото

Ягулыкның бер өлеше Дондагы Ростов һәм Новороссийски портларыннан җибәрелә диелә, бу шәһәрләрне Донецки һәм Луһански белән тимер юл тоташтыра. АКШ һәм Европа берлеге илләреннән аермалы буларак Төркия Украинаның басып алынган җирләре белән сәүдәгә чикләүләр кертмәде.

2023 елның февраленнән июленә кадәр Төркия Украинаның Мәскәү контролендәге фетнәчел Донецки һәм Луһански өлкәләреннән 160 меңләп тонна ташкүмер сатып алган. Әнкара бу ягулыкны иң күп сатып алучы булып тора: барлыгы 95 проценты Төркиягә киткән. Бу хакта Reuters агентлыгы тикшеренүендә әйтелә.

Агентлык сәүдә статистикасын өйрәнгән һәм Украинаның баскынлыктагы төбәкләреннән чыккан ташкүмерне сатучы кимендә ун Русия тәэминчесе тапкан.

Ягулыкның бер өлеше Дондагы Ростов һәм Новороссийски портларыннан җибәрелә диелә, бу шәһәрләрне Донецки һәм Луһански белән тимер юл тоташтыра. Сатып алучылар арасында Һонконгта, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм оффшор зоналарда, шул исәптән Британ Виргин утраулары һәм Белизда теркәлгән ширкәтләр бар диелә.

Журналистлар сатып алучылар белән элемтәгә чыга да, бу сатып алулар артында кем торуын ачыклый да алмаган. Белиз хакимиятләре сәүдә реестрыннан карап, ташкүмерне иң күп сатып алучы турындагы мәгълүматны бирүдән баш тарткан.

Документлардан күренгәнчә, күмер сатып алу күләме ягыннан икенче урында торучы ширкәтнең бинасы Һонконгта урнашкан, әмма биредә дә бу ширкәт турында бернинди мәгълүмат юк диелә.

АКШ һәм Европа берлеге илләреннән аермалы буларак Төркия Украинаның басып алынган җирләре белән сәүдәгә чикләүләр кертмәде.

Элегрәк чыккан журналист тикшеренүләре Херсон һәм Запорожье өлкәләренең баскынлыктагы өлешләреннән Төркия ширкәтләренең ташкүмер сатып алуын раслаган иде. Украина, Төркия һәм Русия түрәләре Reuters-ның ташкүмер турындагы тикшеренүенә фикер белдереп тормады.

  • Reuters ачыклый алган сатуларның бәясе - 14,3 миллион долларны тәшкил итә. Бу – Русиядән Төркиягә кертелә торган ташкүмернең якынча бер процентын тәшкил итә.
  • Узган ел Украина хакимиятләре Русия оккупацияләгән җирләрдән безнең ашлыкны ташый, соңрак аны, шул исәптән аннексияләнгән Кырым аша да өченче илләргә җибәрә дип берничә тапкыр белдергән иде. Украинаның баскынлыктагы җирләреннән көнбагыш ташулары турында да хәбәрләр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG