"Иннополис" аерым икътисади зонасы баш мөдире Ренат Хәлимов һәм "Та-Мәгълүмати технологияләр" ("Та-Ит") Русия-Кытай ширкәте башлыгы Ардашер Бозоров хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Бу хакта "Реальное время" яза.
Килешү шартларына ярашлы, аерым икътисади зона "Иннопарк"та җитештерү мәйданчыгы бирәчәк, һәм биредә импортны алыштырачак телекоммуникация җиһазлары җыя башлаячаклар.
Уртак оешмага Кытайның Medin Croup ширкәте белән хезмәттәшлектә нигез салганнар. Җитештерү бу ел ахырына ниятләнгән.
Оешмада беренче чиратта кәрәзле элемтәне тәэмин итүче җиһазлар чыгармакчылар. Бозоров сүзләренчә, беренче чорда ай саен кимендә 100 мең данә төрле коммутаторлар чыгарылачак.
"Көнбатыш ширкәтләре киткәннән соң Русиянең телекоммуникация җиһазлары базарында зур бушлык барлыкка килде. Мобиль элемтәне тәэмин итүче коммутаторлар бөтен юнәлешләрдә дә кирәк: социаль объектлардан алып, сәнәгать оешмаларына кадәр", дип искәрткән Ардашер Бозоров.
Русия-Кытай ширкәте Wi-Fi аша мәгълүмат тапшыру җиһазлары чыгарырга, бөтен IT-җиһазларны колачларга ниятли, дип искәрткән ул.
"Башта кирәкле компонентларны Кытай җитештерүчесеннән сатып алачакбыз, әмма ул 60 процентка 40 процент күрсәткеченнән дә артмаячак" дигән Бозоров. Ул Иннополис Университеты белгечләре белән нинди кирәк-яракларны Русиядә җитештерелә торганнарына алмаштырып булачагын караячакбыз дигән.
"Проектның асылы - тышкы тәэминчеләрдән бәйсез булу һәм эчке базар ихтыяҗларын канәгатьләндерү", дип искәртә Бозоров.
Татарстанда урнашачак Русия-Кытай җитештерүенә ике миллиард сум күләмендә инвестиция кертеләчәк. Әлегә бу Кытай партнерларының акчасы, банклар катнашмый.
"Иннополис" аерым икътисади зонасы баш мөдире Ренат Хәлимов әйтүенчә, хәзерге вакытта "Иннопарк"тагы мәйданчыкларның 60 проценты төзеп тапшырылган. "Безнең анда 12 мең дүрткел метр бар", дигән Хәлимов. Басма искәртүенчә, шуларның 5 мең дүрткел метрын "Та-ИТ" Русия-Кытай ширкәте алачак. Аны ел ахырында кулланышка бирәчәкләр. Татарстанда җитештерелгән беренче телекоммуникация җиһазларын М-12 машина юлын җиһазландыру өчен кулланырга җыеналар.
- 8 сентябрьдә М-12 юлының Мәскәүдән Түбән Новогород өлкәсендәге Арзамас шәһәренә кадәрге өлеше ачылды. Түрәләр инде ел ахырына яңа трасса Казанга кадәр бары җитәчәк дип ышандыра. Киләчәктә М-12 Екатеринбур, ә аннан хәтта Төмән, Владивостокка кадәр сузылыр дип көтелә.
- Белгечләр, бер яктан, республика икътисади элемтәләрне арттыра алачак дип саный. Икенче яктан, бу Татарстанны Мәскәүгә бәйләп кую, колониаль сәясәтне көчәйтү булачак дип исәпли. Шуның өстенә Казанга күрше төбәкләрдән төрле милләт вәкилләре күчеп утыру куркынычы бар.
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын ачыктан тәнкыйтьләми, Берләшкән Милләтләр Оешмасынның Иминлек шурасында еш кына Русияне яклап тавыш бирә.
- 2017 алдан башлап Кытайдан Татарстанга тауар кертү кискен артты. Республика Кытайга автомобиль җиһазлары, пластмасса һәм аннан эшләнмәләр, синтетик каучук сата. Кытайдан кара металлар һәм йөк машиналары сатып ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум