Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тегендә генә китмәсен". Сугышка барырга теләмәгән ирнең хатыны аны төрмәдән көтеп алырга әзер


Илнар Харисов һәм Галина Рыбакова
Илнар Харисов һәм Галина Рыбакова

Бер ел элек, 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин мобилизация турында фәрман имзалады. Шул вакыттан бирле Русия медиасында Украинадагы сугышка барып үтерергә һәм үләргә теләмәгән, моның өчен хәтта төрмәдә утырырга әзер булган дезертирлар турында хәбәрләр арта бара.

Хәрби бүлекләрдән һәм әзерлек урыннарыннан качучы русияләргә җәза мөддәтләре бирелә, әмма мобилизация белән сугышка алынган бүтән хәрбиләрне бу туктатмый. Күпчелек дезертирларның хатыннары яки йөргән кызлары аларның бу гамәлләрен хуплый, ирләрен төрмәдән берничә ел көтәргә әзерләр, кайберләре хәтта аларны рәшәткә артына җибәрер алдыннан кияүгә дә чыга.

Шундый бер тарих Татарстанның Чаллы шәһәреннән. Илнар Харисовка 2022 елгы мобилизация вакытында повестка килә, ләкин ул әзерлек үзәгеннән качып китә. Башта аны эзләүче булмый, әмма соңрак барыбер аны эзләп киләләр. Нәтиҗәдә Харисовны 5,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыга. 29 сентябрьдә Үзәк хәрби мәхкәмәдә апелляция утырышы узды. Хөкем карары үзгәрешсез калды.

Илнарның никахлы хатыны Галина (СИЗО алдыннан алар никахлашып калырга өлгерә, ләкин рәсми язылышырга өлгермиләр) иң мөһиме — Украинадагы сугышка гына китмәсен дип тели. Харисовны ничек итеп алып китүләре турында ул "Север.Реалии"га сөйләгән.

КАЧУ

Илнар Харисов һәм Галина Рыбакова 2022 елда Чаллыда таныша. Хәзерге вакытта егеткә 30, кызга — 23 яшь. Галина Чаллыга техникум бетереп килгән һәм мәктәпкә укытучы булып эшкә урнашкан.

Илнар белән алар бер бәйрәмдә очрашкан. Егет Галинаның абыйсы белән бергә сантехник булып эшләгән. Яшьләр сентябрьдә танышкан, ә бер айдан соң Илнарга повестка килгән.

"Абыемның туган көнендә беренче тапкыр очрашканнан соң, язышып торгаладык. Аның китүе турында да ул күнегүләр уза торган лагерьда булганда гына белдем. Повестка килгәч тә, әтисе аңа бу хакта берничә көн узгач кына әйткән булган. Илнарның анда китүен беркем дә теләмәгән. Ул киткән чакта автобуста урыннар да булмаган", дип сөйли Галина Рыбакова.

Илнар Чаллыдан Җәлил бистәсенә киткән, аннары район үзәге Сарманнан Казандагы хәрби комиссариатка юл тоткан. Егетне "Танкчы" укыту үзәгенә билгеләгәннәр. Бер ай шунда булганнан соң, егеткә ял бирелгән һәм Галина янына кайткач, ул хәрби әзерлек урынына кире бармаска булган. Украинада ниләр майтарылуы турындагы имеш-мимешләр укыту үзәгенә дә барып җиткән: мобилизациягә эләгеп, биредән сугышка киткән 80 хәрбинең 14е генә исән кайткан.

Илнар Харисов
Илнар Харисов

Күнегүләр лагерыннан качып киткәч Харисов sim-картасын алыштырган һәм берничә атна беркайда да күренеп йөрмәгән. Бер тапкыр әти-әнисе янына барып кайткан һәм Галинаның әнисе янында булган. Соңыннан яшь пар гадәти тормыш белән яши башлаган. Чаллыда фатир арендалаганнар. Илнар эшенә кире кайткан һәм яхшы акчалар эшләгән. Галина әйтүенчә, беренче чорда икесенә дә гел Илнар артыннан килерләр кебек тоелган, тик беркем күренмәгән. Әмма ярты ел узып, бар да үткәндә калган кебек тоела башлагач, көтмәгәндә аларның арендалап яши торган фатирлары ишеген шакыганнар. Бу 3 май көнне булган.

"Мин гадәттәгечә кич белән аның эштән кайтуын көтә идем, дип искә ала Галина. Ишек артында полиция тора: күршеләрегез тавышлана дип зарлана, диләр. Андый хәлнең булуы мөмкин түгел, без монда иң тынычлары, өйдә кич кенә булабыз, дим. Ишекне яба башлаган идем, ике ир мине фатирга төртеп кертте. Мин Илнарга шалтыратмасын дип, телефонымны шундук тартып алдылар. Һәм алар биш сәгать буе — кичке 11гә кадәр утырып аны көтте. Мин әле генә өйне җыештырып чыккан идем, аяк киемнәрен салуны сорадым, ә алар барыбер пычрак аяк киемдә йөрделәр", ди ул.

"Cине эзләп килделәр"

Кичен соң гына эштән кайтканнан соң һәм Галинаның "сине эзләп килделәр" дигән сүзләрен ишеткәннән соң, Илнар үзен тыныч тоткан. Кыска вакыт эчендә җыенуыннан соң аны теркәлгән урынына — Сарманга алып киткәннәр. Галина алар белән бергә барган. Тоткарлап ике ай узгач, егетне Казан гарнизон хәрби мәхкәмәсендә хөкем итә башлаганнар һәм өч утырыштан соң 5,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

"Аны кочакларга һәм үбәргә рөхсәт итүләрен тезләнепләр сорадым. Әмма рөхсәт бирмәделәр, янына якын җибәрмәделәр. Утырыш беткәч тә аны шундук куллары богаулы хәлдә алып киттеләр", ди Галина.

Саклану министрлыгының Илнар Харисов белән кызыксынуы аңлашыла да. Дүрт ел элек 30 яшьлек Харисов контракт нигезендә хезмәтен төгәлләгән булган. Мәҗбүри хәрби хезмәттә чакта егет "гранат атучы" (гранатометчик) белгечлеге алган һәм тагын җиде елга гаскәрдә калган. Авылларда яшәгән егетләрнең күбесе кебек үк, Илнарны да бу хезмәттә акча кызыктырган. Ул Камчаткада һәм Япония белән чиктә хезмәт иткән. Әмма 2019 елда хәрби хезмәттән китеп, өенә кайтырга булган. Күнегүләр лагерыннан качып китүеннән соң Илнар Галяга "повестканы алгач, хәрби комиссариатка баруыма үкенәм", дип әйткән.

"Ул миңа соңыннан гына әйтте — синең белән иртәрәк танышкан булсак һәм якыннан иртәрәк аралаша башлаган булсак, мәңге бармаган булыр идем, ди. Минем белән танышканчы тормыш мәгънәсе булмавын әйтте. Ә хәзер бар. Минем белән танышканчы ул берничә ел беркем белән дә очрашып йөрмәгән", ди Галина.

Кыз Илнарны тоткарлаганчы башта артыннан күзләп йөргәннәр дип саный.

"Безнең Чаллыда яшәвебезне ничек белгәннәрдер, аңламадык. Безнең фатирда чакта аларның берсе Илнарга нинди кибетләргә баруыбызны, аның миңа нинди бүләкләр алуын санап утырды", ди ул.

"Аның дуслары юк икән"

Быел июль аенда Галина белән Илнар никах укыткан. Шуннан соң алар рәсми язылышырга, нинди дә булса шәһәргә күчеп китәргә, бала тудырырга теләгән. Әмма җитешмәгәннәр.

Хәзер алар пыяла аша гына телефоннан сөйләшә. Илнар тикшерү изоляторына кергәннән бирле ике тапкыр күрешкәннәр. Хөкем карары чыккач та кыз туганнары һәм танышларыннан адвокатка дип акча җыя башлаган. Укытучы булып эшләүче Галина 23 мең сумлык хезмәт хакы белән адвокат хезмәтен үз кесәсеннән түли алмаган.

— "WhatsApp"та төркем ясадым, йөз, ике йөз сум күчерделәр. Әнием күп акча бирде, абыйлар, апалар булышты. Ә дуслар... Күптән түгел аңладык инде, аның дуслары юк диярлек икән, — ди Галина. — Аны хуплап, даими шалтыратып торган берничә кеше генә бар. Элек бергә йөргән, аралашкан кешеләр хәзер кайдадыр — белмим. Мин ярдәм сорап төзегән чаттан кайберәүләр бөтенләй чыгып китте. Югыйсә, Илнар иреккә чыккач бөтенесен кире кайтарачакбыз дип язган идем.

Илнарны алып китүләреннән соң Галина бер бүлмәле фатир өчен үзе генә түләп тора алмый башлаган, күрше эзләргә туры килгән.

— Инде өч ел эшлим һәм хезмәт хакымны биш мең сумга булса да күтәрерләр дип уйлыйм. Юк икән, бу эштән китәм. Илнарга ярдәм итәргә кирәк. Акча җибәрергә дә, азык-төлек тә. Янына барырга да, — ди ул.

"Шартлы җәзәга караганда, иректән мәхрүм ителү яхшырак"

29 сентябрьдә Үзәк хәрби мәхкәмәсендә Илнар Харисовның апелляциясе каралды. Адвокаты Рөстәм Нигъмәтуллин Азатлыкка белдерүенчә, хөкем карары гамәлдә калган. Махсус операция барган вакытта йомшаграк җәзага өмет итү авыр ди ул.

Шул ук вакытта хәрби хезмәт урынын үзбелдекләнеп ташлап киткән дезертирлар өчен шартлы җәза мөддәтенә караганда, иректән мәхрүм ителү яхшырак, дип саный юрист.

"Мобилизацияләнгәннәрне алгы сафка ыргыталар, анда исән калу мөмкинлеге бик аз. Кешеләрнең анда барасы килмәве аңлашыла да. Шуңа күрә мөддәтнең бер өлешен төрмәдә утырып, соңрак тәртибең яхшы булган өчен алданрак иреккә чыгарга тырышу яхшырак", ди Нигъмәтуллин.

Адвокат сүзләренчә, алар Үзәк хәрби мәхкәмә карарын да шикаять итәчәкләр. Әлеге вакытта Харисов Бөгелмәдәге тикшерү изоляторында утыра.

Галина Рыбакова Илнарның төрмәдән чыкканын көтәчәк.

"Әгәр утыртып куйсалар, аннан бала табам да, әни янына авылга яшәргә күчәм. Тегендә сугышырга гына китмәсен иде", ди ул.

Җитди сәбәп түгел

2023 елның гыйнварыннан маена кадәр Русия хәрби мәхкәмәләренә мобилизация чорында хезмәт иткән урынны үзбелдекләнеп калдырып китү турында (Русия Җинаять кодексының 337 маддәсе) бер меңнән артык эш ачылган. Бу былтыргыдан да күбрәк.

Якын кешеңнең үлеме яки авыру туганнарыңны карарга кирәк булуы - хәрби бүлекне калдырып китү өчен җитди сәбәпләр арасында. Шулай ук нык кирәк булса, әйтик хәрбиләрнең мыскыллауларыннан качып китәргә теләгәндә бу да җитди сәбәп булып каралырга мөмкин. Мобилизацияләнгәннәрнең үтерергә һәм кулларына корал алырга теләмәве исә Русия хакимияте өчен җитди сәбәп саналмый.

  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • 2022 елның сентябрендә Русия Җинаять кодексында "Дезертирлык" дигән 338нче маддә барлыкка килде. Аның өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

Язманың оригиналы: Север.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG