Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда түрәләрне һәм депутатларны коррупция өчен кайбер очракта җәзага тартмаска тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Канун өлгесендә әйтелгәнчә, әгәр коррупция белән бәйле хокук бозулар "физик затка бәйле булмаган хәлләрнең нәтиҗәсе" дип табылса, дәүләт хезмәткәрләрен һәм депутатларны җаваплылыктан азат итәчәкләр.

Башкортстан Корылтаенда түрәләрне һәм депутатларны "форс-мажор шартларында" кылган булсалар, коррупция белән бәйле хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартмаска тәкъдим итәләр. Бу хакта "РБК Уфа" җиткерә.

Канун өлгесендә әйтелгәнчә, әгәр коррупция белән бәйле хокук бозулар "физик затка бәйле булмаган хәлләрнең нәтиҗәсе" дип табылса, дәүләт хезмәткәрләрен һәм депутатларны җаваплылыктан азат итәчәкләр.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, мондый "хәлләргә" аерым алганда табигать казалары, янгыннар, эпидемия, баш күтәрүләр, хәрби хәрәкәтләр, террорчылык, илнең (чит илләрнең дә) дәүләт оешмалары керткән тыюлар, чикләү чаралары керә.

Шулай итеп, депутат яки түрә, әйтик, декларация тапшырмаса, аңа җәза бирелмәскә мөмкин.

Адвокат Роман Петров басмага әйтүенчә, бу тәкъдим түрәләргә карата вак игътибарсызлыклар аркасында килеп чыккан, нигезсез дәгъваларны әзәйтәчәк.

"Дәүләт хезмәткәре яки муниципаль хезмәткәр булган кеше чынлап та банк хисабын, кредит картасын яки тагын нәрсәнедер күрсәтергә онытырга мөмкин. Моның өчен кисәтү бирергә, административ җаваплылыкка тартырга, вазифасыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр", дигән ул. Шул ук вакытта җитди коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыктан азат итү турында сүз бармый ди Петров.

  • 1 марттан Русия думасы депутатлары һәм сенаторлар керемнәре турында декларацияләрне чыгармый башлаячак дип язды "Ведомости". Бу елдан башлап бары тик статистик мәгълүмат кына чыгып барачак: ничә декларация тапшырылган, ничәсе тапшырылмаган, аларны тапшырганда канун бозулар булганмы-юкмы.
  • Коррупция турында тикшеренүләр уздырганда журналистлар еш кына түрәләрнең декларацияләрен файдалана – аерым алганда, керемнәр турындагы белешмәләрне Навальный такымы куллана иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG