Татарстанда дистанцион электрон сайлау технологиясе кулланылмаячак. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дәүләт шурасы утырышында белдерде.
"Без Русия президентын сайлау вакытында дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашу өчен гариза бирмәдек. Гәрчә, сынап карауны башкардык. Аның беренчесе барлык сорауларга да уңай нәтиҗә бирмәде" диде ул.
Аныңча, электрон сайлауны җәмәгатьчелектә бу мәсьәләдә уртак фикер оешкач кына үткәрергә була.
"Кызганыч, җәмәгатьчелектә бу мәсьәләдә уртак фикер юк. Иҗтимагый оешмаларда да, сәяси фиркаләрдә дә консенсус юк. Минемчә, дистанцион электрон тавыш бирүне уртак фикер булганнан соң гына практик эш дип карарга кирәк", диде ул.
Депутатларны сайлауны берничә көн үткәрү тәртибе дә борчый.
"Бу технологиянең камилләшүеме, әллә хакимияткә кабат ковид булыштымы?" дип сорады КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
Кондратьев өч көнлек тавыш бирү Русия Үзәк сайлау комиссиясе карары белән оештырыла диде. Ә менә Татарстан Дәүләт шурасына сайлауның ничә көн узачагын республиканың Үзәк сайлау комиссиясе хәл итәчәк. Кондратьев төгәл җавап бирмәде, көтәргә кушты.
Русиядә президент сайлау 2024 елның 15-17 мартында узачак. Илнең хәзерге президенты Владимир Путин үз намзәтен тәкъдим итте инде. Бу аның 5нче мөддәткә баруы. Путин хакимияттә 1999 елдан бирле утыра.
Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын коммунист Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты Борис Надеждин, Донецкидагы Русия яклы фетнәчеләрнең элекке хәрби башлыгы, хәзерге вакытта тикшерү изоляторында утыручы Игорь Стрелков, Ржевтан журналист Екатерина Дунцова белдерде.
"Новые люди" фиркасе дә үз намзәтен тәкъдим итәргә ниятли.
- 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә. Әлегә ул сайлауларда кабат катнашачагын турыдан-туры игълан итмәде, әмма медиаларның хакимият даирәләрендәге чыганаклары моңа шикләнми.
- "Медуза" һәм "Вёрстка" мәгълүматынча Путин бу сайлауда 80 проценттан артык тавыш җыярга тиеш - түрәләргә шундый бурыч куелган.
- Путинның президент кампаниясенә туры китереп Русиядә "бер-бер артлы бәйрәмнәр уздырачаклары" да әйтелде.
- Шулай ук 2024 елгы сайлау алды кампаниясендә Кремль Украинага каршы сугышны "арткы планда" калдырачак диелде. Путин илне "тынычлык утраучыгы" иткән сәясәтче булып тәкъдим ителергә тиеш булачак. Шуңа күрә "тышкы сәясәткә" күбрәк игътибар итәчәкләр.
- Путин намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хуплап чыкты.
- Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 90нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты: мәсәлән, республикада җыелган салымнарның күбесе Мәскәүгә китә, ТР Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде, ә моңарчы һәркем укыган һәм дәүләт теле булып саналган татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды.
- Татарстан Дәүләт шурасы сайлавы 2024 елның сентябрендә узар дип көтелә. Парламент белән 30 ел җитәкчелек иткән Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы рәисе вазифасыннан китү ихтималы турында белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум