Кайнар хәбәр

Бурятиядә сепаратизмга каршы көрәш штабы булдырылган

Бурятия башлыг Алексей Цыденов
Бурятия башлыг Алексей Цыденов

Украина сугышы башлану белән Бурятиядә бәйсезлек өчен көрәшү хәрәкәте көчәйде.

Бурятиядә сепаратизмга каршы көрәш штабы булдырылган. Бу хакта 29 декабрьдә имзаланган республика башлыгы Алексей Цыденов фәрманында әйтелә.

Штабка 26 кеше кергән. Алар арасында хөкүмәт һәм куәт оешмасы вәкилләре, дин әһелләре, фән эшлеклеләре бар.

Штаб ничек эшләячәге турында мәгълүм түгел.

Бурятиядә хокук яклаучы һәм журналист Александра Гармажапова яңа штаб "Азат Бурятия" оешмасына каршы эшләнгән дип саный. Әлеге оешма Бурятиядә мобилизациягә эләгүчеләрне Украина сугышына җибәрмәү һәм мөстәкыйльлек өчен көрәшә. Моңа кадәр Русия хакимияте "Азат Бурятия" хәрәкәтен "ят агент" һәм "теләнмәгән" оешма буларак таныды.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң читтәге татар һәм башкорт милли хәрәкәте вәкилләре Татарстан һәм Башкортстанның бәйсезлек идеясын күтәрә башлады.

2022 елның язында "Азат милләтләр лигасы" булдырылды. Ул Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

2018 елның мартында "Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында игълан ителде. Әлеге оешма Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра. 2022 елның февралендә Русия баш прокуратурасы "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен Русиядә теләнмәгән оешма дип таныды.

Шулай ук "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" берләшмәсе активлашты. Ул дөньядагы татарлар берләшмәсенә булышуны, Русия деколонизациясенә юнәлтелгән иҗтимагый-сәяси оешма.

2023 елның мартында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә.

Сугыш шартларында Башкортстанда милли хәрәкәткә каршы көрәш көчәйде. Башкорт милли хәрәкәте активисты Фаил Алсыновка карата яңа эзәрлекләү артында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның торуы ачыкланды. Ноябрь аенда башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Тelegram-каналлары томаланды. Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов моңарда Башкортстан хакимиятен гаепләде.

Моңа кадәр Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "милли республикаларда эчке вазгыятьне какшату өчен Русиягә карата төрле кораллар, каналлар, мәгълүмати сәбәпләр кулланыла", дип белдергән иде.

2023 ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов куәт оешмаларынар протест белдерүчеләргә һәм милләтчеләргә юл куймаска кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG