Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баулы районында 10 депутат керемнәрен яшергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел республикада 9 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре ышанычны югалтып эшеннән азат ителгән. 

2023 елда Татарстанның Баулы районында җирле үзидарәгә сайланган 10 депутат үзенең керемнәрен яшергән. Бу хакта бүген Татарстан президенты идарәсенең ришвәтчелеккә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

— Баулы районының бер депутаты 4,4 миллион сум керемен күрсәтмәгән. Әлеге шураның икенче депутаты 700 мең сум керемен яшергән. Әгәр дә район башлыгы, кадрлар хезмәте хезмәткәрләре, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча киңәшчесе үз эшләренә җаваплы караган булса, мондый хәл булмас иде, — диде ул.

2023 елда Татарстанда барлыгы 9 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре ышанычны югалтып эшеннән азат ителгән.

Узган ел Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ришвәтчелеккә бәйле 1 196 җинаять эше ачылган. Шул исәптән, 34 районда 909 очракта түрәләр вазифасын арттыруда гаепләнгән, диде Равия Шрша.

Аның сүзләренчә, республикада ришвәтчелек елдан-ел арта. Ул аеруча мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемнар булуын телгә алды.

Узган ел Татарстан икътисадына ришвәттән 3 млрд сум зыян килгән.

  • 2023 елда Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле төрле тоткарлаулар булды. Республиканың төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерова, Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков, Казан медицина көллияте мөдире Зөһрә Хисаметдинова кулга алынды.
  • 2023 елның октябрендә Татарстанда ике муниципаль депутат эшеннән алынды.
  • 2024 елның мартында Татарстан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина вазифасыннан азат ителде. Татарстан куәт оешмалары ЗАГС архивны дигиталлаштыруда акча үзләштерү булган дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG