Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Чечня Әфганстан мигрантларына эш урыннары тәкъдим иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларны бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында эшкә урнаштырырга теләүләре әйтелә.

Русиянең берничә төбәге, шул исәптән Татарстан белән Чечня Әфганстан ватандашларына эш урыннары тәкъдим иткән.

Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында (ПМЭФ) Әфганстандагы "Талибан" радикаль хәрәкәтенең вакытлы хөкүмәтендә хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр министры вазифасын башкаручы Абдул Умари әйтте, дип яза ТАСС.

"Чечня белән Татарстан, шулай ук Русиядәге башка республикалар безгә Әфганстаннан мигрантларны эшкә урнаштыру мөмкинлеген тормышка ашырырга тәкъдим итте, аеруча авыл хуҗалыгы тармагында", дигән ул.

Умари сүзләренчә, бу мәсьәлә турында ПМЭФта Русия хезмәт министры Антон Костяков белән очрашкач һәм Дагыстан вәкилләре белән сөйләшкәндә фикер алышканнар.

2021 елның 15 августында талиблар Кабулга керде һәм Әфганстанны тулысынча үз кулына алды. Аңа кадәр радикаллар ил хакимиятләре белән коалиция хөкүмәте төзү турында сөйләшүләрдә катнашкан иде. Хакимиятне яулап алганнан соң, хәрәкәт вәкилләре коалицияләргә кирәк юк диде һәм хөкүмәтне мөстәкыйль формалаштырачакларын әйтте.

Көнбатыш илләре "Талибан"ны Әфганстанның канунлы хөкүмәте дип танымый. АКШ президенты Джо Байден әгәр халыкара таныласылары килсә, талибларга озын юл үтәргә кирәк булачак, диде.

Күптән түгел Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм юстиция министрлыгы Путинга "Талибан"ны Русиядәге тыелган оешмалар исеменнән чыгарырга тәкъдим итте.

  • Татарстанда эшче көчләр, белгечләр җитми. Бу хакта рәсмиләр даими әйтеп тора. Эшсезлекнең түбән булуы да шуңа бәйле. Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
  • Шул ук вакытта Татарстанда төзелешләрдә һәр бишенче эшче - чит ил ватандашы.
  • 2024 ел башында Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова республикада 49 меңнән артык буш вакансия бар дип белдергән иде. Сәнәгать өлкәсеннән тыш, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгында, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф тармагында кадрларга кытлык зур.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.
  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән дистәләп кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG