Анда шартлаткыч матдәләр җитештерүче Свердлов исемендәге сәнәгать заводы урнашкан. АКШ, Европа берлеге, Швейцария, Британия, Япония һәм Украина әлеге заводка санкцияләр салган иде.
Җирле халык завод урнашкан сәнәгать зонасында шартлаулар турында хәбәр итте. Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин Telegramында язуынча, дроннарны һава һөҗүменннән саклану системы бәреп төшергән, нәтиҗәдә кыйпылчыклар эләгеп дүрт янгын сүндерү хезмәткәре яраланган.
Свердлов исемендәге завод Дзержинскиның төп оешмаларның берсе булып санала. Заводта шарлтаткыч матдәләр, саклану җиһазлары, сәнәгать химиясен җитештерәләр.
Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, төнлә төрле өлкәләрдә барлыгы 110 дрон бәреп төшерелгән.
Губернатор Вячеслава Гладков белдерүенчә, төнлә Белгород өлкәсенә ут ачулары нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән 12 яшьлек кыз да зыян күргән. Аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән.
- Украина белән чиктәш Белгород, Брянски һәм Курски өлкәләренә һөҗүмнәр даими булып тора. Русия хакимиятләре бу һөҗүмнәрне Украина кораллы көчләре ясый, ди. Украина бу һөҗүмнәр һәм атышлар турында берни дәшми.
- Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум