"Хизб-ут Тәхрир" фиркасенең Ялта эше нигезендә 12 елга хөкем ителгән, хәзерге вакытта Башкортстанның Салаваттагы 16нчы санлы төзәтү колониясендә утыручы танылган хокук яклаучы, югалган кырымтатарларны эзләгән "Контакт" төркеме әгъзасы Эмир-Усеин Куку тезе авырту сәбәпле авырлык белән хәрәкәт итә.
Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә хокук яклаучының хатыны Мерьем Куку хәбәр иткән.
Берничә ел элек Дондагы Ростов тикшерү изоляторында утырганда Эмир-Усеин Кукуның тез артында шеш булуы ачыклана. Аңа УЗИ ясыйлар. Шуның нәтиҗәсендә Бейкер кистасы (тез арты кистасы) булырга мөмкин дигән диагноз куела.
Әлеге тикшерүдән соң киста зурая һәм авырту көчәя.
Мерьем Куку әйтүенчә, башка бернинди тикшерү дә, дәвалау да булмаган.
"Ул кайвакыт бөтенләй тора алмый, хәтта намаз укырга да", ди Мерьем Куку .
Тезе авыртудан тыш, Эмир-Усеин Кукуның күз күреме дә начарланган, йөрәге, бөерләре, биле авырта башлаган.
- 2016 елда кырымтатар Кукуның өендә тентү уздыралар, үзен тоткарлыйлар. 2019 елда Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Эмир-Усеин Кукуны 12 елга кырыс шартлы колониягә хөкем итте. 2020 елгы апелляция мәхкәмәсе карарны үз көчендә калдырды.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум