2025 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Русия мәхкәмәләре 100 кешене гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткән. Бу хакта Югары мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Бу соңгы 20 елда гомерлек җәза карарларының рекордлы саны. Моңа кадәр иң югары күрсәткечләр 2005 һәм 2012 елларда теркәлгән —84шәр хөкем карары чыгарылган. 2005–2024 еллар арасында мәхкәмәләр барлыгы шундый 1 316 карар чыгарган.
ТАСС язуынча, соңгы берничә елда Җинаять кодексының тагын берничә маддәсенә гомерлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы кертелгән. Аерым алганда, ул дәүләткә хыянәт, теракт оештыру яки теракт гамәленә җәлеп итү турындагы маддәләрдә каралган.
- "Беренче бүлек" ("Первый отдел") хокук яклау проекты мәгълүматларына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышы чорында Русия мәхкәмәләре дәүләткә хыянәт һәм шымчылык маддәләре нигезендә меңнән артык хөкем карары чыгарган. 2025 елга шундый 468 карар туры килә. Бу 1997 елдан бирле иң зур сан. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, сугыш башланганнан бирле дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм яшерен хезмәттәшлек турындагы маддәләр Русиядә сәяси репрессияләрнең төп коралының берсенә әверелгән.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум