Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Русия чеченнарга 1,5 миллион евро түләргә тиеш дип белдерде


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Чечняда яшәүчеләр шикаятен карагач, Русия аларга 1,5 миллион евро түләргә тиеш, дигән карар чыгарды.

Мәхкәмә хәбәрендә, беренче шикаятьне Русия хәрби очкычлары һөҗүме вакытында 1999 елда җимерелгән Коги авылы кешеләре биргән, диелә. Ул вакытта 2 бала һәм 3 хатын-кыз үтерелгән иде.

Икенче шикаятьне Чечняда югалган Әюп Морзатовның туганнары биргән. 2002 елда аны хәрби киемдәге билгесез кешеләр алып киткән. Туганнары Русия ягы Морзатовның югалуын тикшермәде, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG