Accessibility links

Сүриядә хөкүмәткә каршы чаралар узды


Сүриянең берничә шәһәрендә ризасызлык чаралары узды.

Илнең төньягындагы Дараа шәһәрендә урамнарга 10 меңләп кеше чыкты. Урам җыеннары шулай ук Дәмәшк янындагы Байда һәм Дума калаларында узды.

Сүриядәге хокук яклаучылар соңгы атналарда хөкүмәткә каршы чаралар вакытында көч куллануда 200дән артык кеше һәлак булды, дип белдерде.

Бу атнада президент Башар әл-Асад яңа хөкүмәт билгеләде һәм берничә йөз сәяси тоткынга ярлыкау игълан итте.
XS
SM
MD
LG