Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөре татарлары хокукларын яклап урамга чыкты


15 апрельдә Башкортстанның Бөре шәһәрендә, бу шәһәр тарихында беренче тапкыр “Без башкорт түгел. Без татар!” шигаре белән урам җыены узды.

Аны Татар Иҗтимагый Үзәгенең Бөре бүлекчәсе оештырды.

"Чарада ясалган чыгышлар республикада гөмүмтатар мәсьәләсе турында булды: татар кешесенә эшләргә, салым түләргә генә ярый булып, радио-телевидениесез, милли мәктәпсез яшәргә дучар ителү, аның үзен башкорт язу, авылларын башкорт авыллары итеп теркәү һәм чынында милли-мәдәни яклап әсирлек шартларында яшәргә дучар ителү; гадел һәм ачык мәхкәмә проблемалары; урындагы җитешсезлекләр, шул исәптән милиция башбаштаклыгы кебек мәсьәләләр күтәрелде," дип хәбәр итте Азатлык радиосына Башкортстан Татар Иҗтимагый Үзәге рәисе Кадерле Имаметдин.

Урам җыенына Уфадан да милли хәрәкәт вәкилләре килде. Чараны җирле телевидение төшерде. Пикетта катнашучылар янына шәһәр хакимияте вәкилләре, мәктәп укытучылары чыкты.

“Җыенда татар бервакытта да экстремист булмады һәм булмас та, шуңа күрә аңа хәкимият ягыннан дошмани карарга кирәкми, ә аның конституцион дәгъвәләренә җитди карап, аларны үти башларга күптән вакыт, дигән фикер яңгырады”, диде Кадерле Имаметдин.
XS
SM
MD
LG