Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Япониядә


Клинтон Япония императоры Акихито белән очрашты
Клинтон Япония императоры Акихито белән очрашты
АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Япониягә килеп җир тетрәү һәм су ташкынында зур зыян күргән бу илгә АКШның ярдәм итәргә әзер булганын белдерде.

Тулаем үсеш күләме белән дөньяда өченче ил булган Япониянең икътисадына 11 март булган табигать казасында зур зыян килде.

Клинтон Токиода Япония императоры Акихито белән очрашты. Япониянең мәгълүмат чаралары бу очрашуны гадәттән тыш дип бәяләде. Гадәттә император дәүләт башлыкларын гына кабул итә.

Җир тетрәгәнче АКШ белән Япония арасында Окинава утравында американ хәрби базасы мәсьәләсендә каршылыклар булган иде.Әмма АКШ хәрбиләренең казадан соң күрсәткән зур ярдәме бу каршылыкларны бетерде.
XS
SM
MD
LG