Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: ракета калканы дөньяны үзгәртәчәк


Мәскәү – Русия президенты Владимир Путин Кушма Штатларның Польша һәм Чехиядә ракета калканы уранштыруы Европадагы иминлек һаләтен кискен үзгәртәчәк, дип белдерде. Бу очракта бер-береңне юк итү куркынычы артачак, Русия моны җавапсыз калдырмаячак, диде ул. Бу сүзләрен Путин бүген Мәскәүдә Чехия президенты Вацлав Клаус белән очрашуда әйтте. Клаус сүзләренчә, ул Путинга бу мәсьәләгә Чехиянең карашын аңлатырга тырышкан. "Путинның сүзләренә караганда, бу барып чыкмады" диде ул.

Чехия президенты Русиягә рәсми сәфәрен атнакич башлады. Якшәмбедә аның Казанга килүе көтелә.
XS
SM
MD
LG