Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Русия белән стратегик хезмәттәшлек килешүе сөйләшүләрен башламаска риза


Европа Берлеге рәсмиләре 18 майда Самарада үтәчәк Европа Берлеге-Русия саммитында яңа стратегик хезмәттәшлек килешүе турында сөйләшүләр башламауга ризалык белдерде. Бүген Европа Комиссиясе сүзчесе бу атнада Русия Польшадан ит таварларын кертүне тыюын дәвам итәргә теләвен белдерде диде. Шул тыю сәбәпле Польша ул сөйләшүләргә вето салган иде. Европа Берлеге рәсмиләре Азатлык радиосына Русия инде хәзер үзе дә яңа килешү төзергә теләми диде.
XS
SM
MD
LG