Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония Путин гаепләвен кире какты


Сигулда -- Эстония бүген Русия Президенты Владимир Путиннең Латвия һәм Эстониядә яшәгән русларның хокуклары кысыла дигән гаепләвен кире какты. Эстония тышкы эшләр министры Урмас Пает мондый гаепләвләрнең беренче тапкыр ясалмавын әйтеп, Русиядә аек акыл өстенлек алыр дигән өмет белдерде. Путин бу гаепләвен бүген Самарада узган саммитта ясаган иде. Бу ике Балтик илендә русларның кыерсытылуын, ул Европа өчен лаекысыз күренеш дип атады.
XS
SM
MD
LG