Accessibility links

Казанда Русия төбәкләре-үсеш стратегияләре форумы үтте


Бүген Казанда Европада төзекләндерү һәм үсеш банкы җыены кысаларында Русия төбәкләре - үсеш стратегиәләре форумы үтте. Анда Европа банкы жыенына килгән вәкилләр, Русия икътисади үсеш министры, Татарстан президенты катнашты. "Интертат" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев форум ачылышында Татарстан Русиядә иң тиз үсеп баручы төбәкләрнең берсе, дип әйткән. Республиканың Европада Үсеш һәм төзекләндерү банкы, Дөнья банкы, Ислам үсеш банкы белән бәйләнешләрне үстергә җыена, дип белдерде. Шулай ук форумда Русия икътисад министры Герман Греф чыгыш ясап Русиянең икътисадының уңышлары турында сөйләгән. Форумда чит ил белгечләре чыгыш ясап, Русия икътисады очраган кыенлыклардан чыгу юлларын тәкъдим иткән. “Интертат” агентлыгы хәбәр иткәнчә, шулай ук Казан шәһәр башлыгы Ильсур Метшин Ислам үсеш банкы җитәкчесе Әхмәд Мөхәмәд Али белән очрашты. Күрешүдә сүз Ислам конференциясе оешмасына кергән илләрдән инвестициәләр җәлеп итү юллары һәм башка мәсьәләләр турында барды. 20нче майда Казанда Европада үсеш һәм төзекләндерү банкының еллык утырышы башлана.
XS
SM
MD
LG