Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каспаров: Русия – демократия битлеге кигән полиция дәүләте


Прага – Русиянең оппозициядәге "Башка Русия" хәрәкәте җитәкчесе Гарри Каспаров Көнбатыш җитәкчеләрен Русия президенты Владимир Путинга, Зур 8-лек кебек җыеннарга чакырудан туктарга чакырды. "Путинны андый җыеннарга чакыру безне Русиядә авыр хәлдә калдыра. Чөнки без аны тәнкыйтьләгән саен, Кремль пропагандасы аның Буш, Шрөдер, Берлускони белән төшкән рәсемнәрен күрсәтә. Алар аны үз тиңе итеп кабул иткәч, аны тәнкыйтьләүчеләр радикалҗ экстремистлар булып кала" диде Каспаров.

Бүген Прагада демократия һәм халыкара иминлеккә багышланган конференциядә чыгыш ясап, Каспаров, Путин идарәсендәге Русияне "демократия битлеге кигән полиция дәүләте" дип атады. Шуңа да карамастан, Көнбатыш җитәкчеләре, Германия саммитында, аның белән, үз тиңе кебек, бер өстәл артында утырачак, диде ул.
XS
SM
MD
LG