Accessibility links

Кайнар хәбәр

8-лек җитәкчеләре, Иран буйсынмаса, аңа өстәмә чаралар күрергә килеште


Хайлигендамм – Иран БМО таләпләренә буйсынмаса, Зур 8-лек җитәкчеләре, аңа карата өстәмә чаралар күрергә килеште.

Бүген Германиянең Хайлигендамм шәһәрендә тәмамланган очрашуда, 8-лек җитәкчеләре, Иранның, уран баетуны туктату таләбен кире кагуына үкенеч белдерде.

8-лек җитәкчеләре шулай ук, әгәр Судан Дарфур төбәгенә халыкара көчләр керүтүгә каршы чыгуын дәвам ицә, аңа каршы да өстәмә чаралар күрү белән кисәтте.

Африка илләрендә AIDS/СПИД авыруы таралуга каршы 60 миллиард доллар күләмендә програм кабул ителде.

Саммитның беренче көнендә 8-лек җитәкчеләре "күмер газын" чыгаруны шактый киметү турында килешүгә ирешкән иде. Ләкин киметүнең төгәл күләмнәре әлегә билгеләнмәде.
XS
SM
MD
LG