Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Гыйрак Көрд җирләреннән Төркиягә һөҗүм оештырылуга каршы


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс АКШ һәм Гыйрак хөкүмәтләре Көрд гыйсъянчыларының Гыйрак җиреннән күрше Төркиягә каршы террор һөҗүмнәре оештыруына каршы дип белдерде. Райс моны дүшәмбе көнне Вашингтонда Гыйрак тышкы эшләр министры Хөшияр Зебари белән очрашудан соң әйтте. Төркия хөкүмәте Төркиядәге сепаратист Көрдстан эшчеләр Фиркасе сугышчылары Гыйракның төньягындагы көрд җирләренә сыена ди. Анкара, әгәр да аннан һөҗүмнәр туктатылмаса, берьяклы чаралар күрүне дә кире какмый.
XS
SM
MD
LG