Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсендә су басу


Амур өлкәсенең Зей шәһәрендә су күтәрелү нәтиҗәсендә 140 кеше башка урынга күчерелгән. 30-дан артык йорт су астында калган, торбаларга зарар килү сәбәпле, халык эчәр сусыз калган. Яңгырдан тулып ашкан Зей һидроэлектрстансиясеннән суларны агыза башлау белән вазгыять тагын да катлауланган. Су басудан каза күргән Овсянка авылы кешеләре бу бәләдә стансия җитәкчеләрен гаепли. Алар фикеренчә, әгәр дә энергитиклар суны сусаклагычтан иртәрәк төшерә башласалар, мондый хәлләр килеп чыкмас иде. ГЭС җитәкчеләре гаепләүләрне кире кага. Хәзер инде бу вазгыятне прокуратура тикшерә башлады.
XS
SM
MD
LG