Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкта татар корылтае


Кадерле дуслар! 13-16 декабрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае үтәчәк. Сез бу корылтайда нәрсә әйтер идегез, нинди мәсьәләне күтәрер идегез? Рәхим итеп, шушы форумда фикерегезне әйтегез!


Азатлык радиосының сәхифәсе инде менә бер атна яңа дизайн белән эшләп килә һәм Азатлыкның интернет сәхифәсендә татар конгрессында әйтергә теләгән фикерләрне алмаша торган форум ачыла. Анда тыңлаучы тәкъдим иткән темалар, сораулар аннары тапшырулар урын алачак. Дөньяның бар почмагында яшәүчеләр да шулай иттереп үзләренча Татар конгрессы эшчәнлегендә катнаша, мәгълумат кырында конгресс делегатлары белән бергә була алачак.

Күмертау шәһәреннән Рөстәм Килсинбаев: “Азатлык сайтының яңа дизайны унайлы. Нәк менә шул ресурс сибелган татарны туплый торган урын булырга тиеш һәм була ала. Казандагы конгресста катнашса берничә йөз татар кешесе катнашыр. Ә менә Интернет аша аның эшен күзәтеп яки читтан торып катнашучы татарлар йөзләрчә мең була ала. Моның өчен компьютердан да китәргә кирәкми, эш урыныннан да катнашып була. Минем, Татарстаннан читтә яшәүче татар кешесенең башка татарлар белән бик тә элемтә урнаштырасым килә” - дип яза радиога җибәргән хатында Рөстәм Килсинбаев.

Миколаивта (Украина) яшәүче Шамил Ихсанов исә, Конгресска мин дә бер өлеш кертер идем, - ди. Ихсанов сайтның яна уңайлыклары турында язганнан соң, Русиядән читтә татар матбугатына язылу мөмкинлеге чикле булуына борчылуын әйтә. Шамил Ихсанов Украинада язылырга мөмкин булган 4 кена татарча чыганак тапкан. Казанга конгресска баручы делегатка да Шамил Ихсанов уз фикерен җиткезгән. Тик әлегә - билгесез. Делегатлар күп, һәркем һәм һәр фикер конгресста яңгырый алмый.

Интернеттагы “Азатлык” радиосы сайты андый мөмкинелекне бирә. Шулай ук бер ай чамасы элек сайтта узган сорау алышу, латин яки кирил хәрефләре турында иде. Тыңлаучылардан һәм укучылардан сайтта кайсы хәрефләрне кулланыйк, дип соралды. Украиндагы милләттәш конгресста кабаттан да латин мәсьәләсе куелыр, дип саный. Ихсанов сайтта да укучы үзе теләгән имләда укый алсын, ди.

Төмәннең Сургут районында яшәүче Равил Сафый да шул турыда яза. Ул латин хәрефләрен куллану татар теленең статусын киметерга мөмкин дигән фикер белдерә. Шулай ук: “Шәхси фиркерләрне алмашыр өчен гарәп шрифтын куллану тагын да файдалырак булмасмы соң?”- дип сорый. Равил Сафый латинны куллану, телне яки аның имлясын 7 кат кисү кебек килеп чыкмасын, дип кисәтә. Тик “Азатлык”ның Интернеттагы хәбәрләрен газетада кебек укып баручы Нуреттин Аксу башка фикердә. Ул Төркия татарлары өчен латин имлясы уңайлы, ди. Бу турыда радиога белгертеп, латинның аеруча ерак чит илләргә кирәк булуын әйтә. Аңа элекке сайтның латинда гына чыгуы ошый торган булган.

“Азатлык” радиосы бар кызыксынган халыкны да Татар конгрессына багышланган фикер алышу форумында көтеп кала.
XS
SM
MD
LG