Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт кыллы квартеты Венада чыгыш ясый


Вена - Русиянең Австриядәге илчелегендә "Дипломатлар көне" уңаеннан бүген Татарстан Дәүләт кыллы квартеты чыгыш ясый. Сишәмбе (5 февраль) көнне Татарстан квартеты Русиянең Чехиядәге илчелегендә уйнады. Программада Европа композиторлары әсәрләре белән бер рәттән С.Сәйдәшев, Р.Еникеев музыкасы яңграды. "Әдрән диңгез"не Казанда эшләп киткән, хәзер Прагада яшәүче җырчы Эдуард Трескин башкарды.

Шамил Монасыйпов, Марат Зарипов, Камил Монасыйпов һәм Альберт Асадуллин Татарстанның беренче профессиональ кыллы квартеты булып 1979 елда оешкан.
XS
SM
MD
LG