Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәяси тоткыннарны коткарырга кирәк". Айрат Дилмөхәммәтов көрәштәшләре аны алмаштыру мәсьәләсен күтәрә


Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә, 2020 елның июль ае
Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә, 2020 елның июль ае

Тугыз елга хөкем ителгән башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтов 2023 елның көзеннән Минусински шәһәрендәге (Красноярски крае) махсус режимлы төрмәдә утыра. Ул Русия җинаять кодексының "экстремизм", "террорчылыкны пропагандалау" һәм "Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга өндәү" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды. Дусларына язган хатларында Дилмөхәммәтов төрмәдәге шартлар һәм теоретик хезмәтләр язуын дәвам итүе турында сөйли. Аның көрәштәшләре чит ил сәясәтчеләре һәм хокук яклаучылар алдында Айрат Дилмөхәммәтов һәм башка сәяси тоткыннарны алмаштыру мәсьәләсен күтәрергә ниятли. Сәясәтченең дуслары һәм көрәштәшләре "Idel.Реалии"га аноним төстә сөйләргә ризалашты.

АЙРАТ ДИЛМӨХӘММӘТОВ ИНДЕ БИШ АЙ КРАСНОЯРСКИ КРАЕ ТӨРМӘСЕНДӘ УТЫРА

Айрат Дилмөхәммәтовның дуслары (алар аноним төстә сөйләргә ризалашты, исемнәре редакциягә билгеле) "Idel.Реалии"га әйтүенчә, сәясәтче узган елның 5 октябреннән Минусински төрмәсендә утыра. Сәясәтче үзенең көрәштәшләренә төрмәдә шартлар, моңа кадәр ике ел утырган Чита колониясенә караганда, яхшырак дип язган. Читада ул кырыс шартларда тотылган, дип сөйли дуслары. 2022 елның апрелендә аны штраф изоляторына (ШИЗО) җибәрәләр. Көрәштәшләре моны Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын тәнкыйтьләгән өчен эшләгәннәр дип исәпли.

Чита колониясе хакимияте моның белән генә чикләнеп калмый: ШИЗОдан чыкканнан соң бер ай узуга аны камера тибындагы бүлмәгә (ПКТ), соңрак көчәйтелгән режимдагы баракка (БУР) җибәрә. Бер җәзадан икенчесенә алыштырып тору ел ярым дәвам иткән. "Мусински төрмәсендә Айрат үзенең бер тапкыр да җәзага тартылмавын яза", дип сөйләде көрәштәшләренең берсе.

— Төрмәдә туклану, Чита колониясенә караганда, күпкә яхшырак, — ди аның дуслары. — Үзе әйтүенчә, ул төрмәнең яңа корпусында утыра. Бу алты кешелек ике зур тәрәзәсе булган коры һәм якты камера. Кайнар су бар, атнасына ике тапкыр душ керергә мөмкин. Төрмәдә иртәнге алтыда торалар, тугызда йокларга яталар. Көн саен сәгать ярым прогулка бар. Табибларга ул артык мөрәҗәгать итмәгән, шулай да Чита колониясеннән соң анда югары кан басымы ачыклыйлар. Аның сөйләвенә караганда, камерада "Беренче канал", "Звезда" һәм "Муз-ТВ" күрсәтүче диварга эленгән кечкенә телевизор куелган.

Дилмөхәммәтов көрәштәшләре әйтүенчә, узган елның декабрендә сәясәтчегә беренче тапкыр озын вакытка исәпләнгән күрешү рөхсәт ителгән. Очрашуга аның туганнары килгән.

Төрмәдә утыруына карамастан, Дилмөхәммәтов хөкем карарын үз көченнән чыгару өчен көрәшен дәвам итә. Дуслары сөйләвенчә, 2022 елның июлендә ул Русия Югары мәхкәмәсе президиумына хөкем карарына шикаять юллаган. Шулай да берничә айдан соң мәхкәмә бу шикаятьне президиумга җибәрүдән баш тарткан.

— 2023 елның мартында Айрат Чита колониясеннән бу карарны кире кагуны һәм үзенең шикаятен президиумда карауны сорап Русия Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедев исеменә хат язган. Берни дә беркая китмәгән. Айрат әйтүенчә, документлар эзсез юкка чыккан. Аңа барлык мәхкәмәләрдән хөкем карары күчермәсен сорарга туры килгән. Якын көннәрдә ул Русия Югары мәхкәмәсе рәисенә кабат хат юлларга җыена. Анда Дилмөхәммәтов үзен аклауларын һәм реабилитацияләүләрен сорый. Бу эшләр белән ул адвокатларсыз шәхсән үзе шөгыльләнә, — дип сөйли "Idel.Реалии" әңгәмәдәшчеләре.

"КАМЕРАДА УЛ ДАИМИ ТӨСТӘ ТЕОРЕТИК ХЕЗМӘТЛӘР ЯЗА"

Айрат Дилмөхәммәтов дуслары сөйләвенчә, "камерада ул кайчан да булса бастырырга өмет итеп даими төстә яңа теоретик хезмәтләр яза".

— Айратның язган соңгы хезмәтләренең бер өлеше 2023 елның февралендә "Регион-Эксперт" басмасында чыкты, — дип сөйли аның дусты. — Бу хезмәт "Яңа күк һәм Яңа җир" ("Новое небо и Новая земля") дип атала иде. Аны ул Чита колониясендә камера тибындагы бүлмәдә утырганда язды. Аңа кадәр 2020 елда Самардагы "пресс-хата"да (кырыс шартлардагы төрмә камерасы) утырганда "Үзбилгеләнү хокукы" ("Право на самоопределение") дигән хезмәт язды. Шуннан соң фундаменталь хезмәтенә тотынды. "Синең Яңа Русия"дә ("Твоя Новая Россия") Айрат Дилмөхәммәтов үзенең президент булу амбицияләре турында белдерде (сүз Русия президенты вазифасы турында бара). Бу хезмәтнең соңгы ике өлешендә намзәтнең икътисади програмы бәян ителә. Ул елдан артык "Урыс идеясе һәм хакимият формуласы" ("Русская идея и формула власти") әсәрен яза, аны "бөтен тормышымның хезмәте" дип атый.

2023 елда "Idel.Реалии" сәяси тоткын Айрат Дилмөхәммәтов идеяләренә аның иректә калган көрәштәшләре, башкорт сәяси мөһаҗирләре ничек каравы турында язган иде.

"АЛМАШТЫРУДА ТӨП РОЛЬНЕ УКРАИНА УЙНЫЙ АЛЫР ИДЕ"

"Idel.Реалии" белән сөйләшкән Айрат Дилмөхәммәтовның көрәштәшләре белдерүенчә, хәзер берничә ил вәкиле белән берлектә сәясәтчене алмаштыру мәсьәләсе күтәрелә.

— Без чит илдәге аерым милли оешма вәкилләренә һәр форумның көн тәртибенә Дилмөхәммәтовны алмаштыру мәсьәләсен кертүне сорап мөрәҗәгать иттек. Тоткынның саулыгы чиксез түгел дип күрсәттек. Шуның өчен сәяси тоткыннарны саклап калу өчен барын да эшләргә кирәк. Аны иреккә чыгару өчен төрле юллар була ала: хәрби әсирләрне алмаштырудан алып, кайбер Русия түрәләренә яки режимны хуплаучы эре эшмәкәрләренә кертелгән санкцияләрдән азат итүгә кадәр. Әгәр Русиянең хәрби әсирләренә алмаштыру юлын карасак, монда Украина төп рольне уйный алыр иде, чөнки әсирләр алар карамагында кала. Башка очракларда Көнбатыш илләре үз сүзен әйтә алыр иде, — дип сөйләде Дилмөхәммәтов көрәштәше.

2010 елның 9 июлендә Вена аэропортында шпионаж өчен хөкем ителгән һәм президент Дмитрий Медведев тарафыннан ярлыкау алган дүрт Русия ватандашы белән АКШта канунсыз эшчәнлек алып баруда гаепләнеп тоткарланган ун Русия ватандашы алмаштырылды. Русия хакимияте Русия фәннәр академиясенең АКШ һәм Канада институты галиме Игорь Сутягин һәм Русия куәт оешмасының элекке хезмәткәрләре Александр Запорожский, Геннадий Василенко һәм Сергей Скрипальне азат итте. Владимир һәм Лидия Гурьевлар, Михаил Куцик һәм Наталия Переверзева, Андрей Безруков һәм Елена Вавилова, Михаил Васенков һәм Вики Пелаез, Анна Чапман һәм Михаил Семенко Русиягә кайтты.

Оппозиционер Алексей Навальный үлеменнән соң аның көрәштәшләре ике ел дәвамында Русия, АКШ һәм Германия арасында сәясәтчене алмаштыруда сөйләшүләр үткәрер өчен эшчәнлек алып барылды дип сөйләде. Навальныйны ФСБның ихтимал офицеры, 2019
елның августында чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен гомерлеккә төрмәгә утыртылган Вадим Красиковка (Вадим Соколов) алмаштырырга теләгәннәрен әйттеләр.

"Idel.Реалии" белән сөйләшкән Дилмөхәммәтов көрәштәшләре әйтүенчә, мөһаҗир милли оешмалар бу мөрәҗәгатькә уңай җавап кайтарган. "Колониаль Русия төрмәләрендә интегеп утыручы сәяси тоткыннарны коткарырга" дип инглиз, украин һәм гарәп телендә язылган шигар белән мөрәҗәгать адресатларга юллана башлаган.

Февраль уртасында "Милләтләрнең империячелеккә каршы блогы" ("Антиимперский блок наций") оешмасы сайтында чит илдә милли оешмаларны җитәкләүче сәяси эмигрантларның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәд ибн Заиду ибн Солтан Әл Нахайяну исеменә мөрәҗәгате басылды. Алар Гарәп әмирлекләре башлыгын "вөҗдан тоткыннарын азат итү өчен кампания үткәрергә" чакырды. Бу исемлектә Айрат Дилмөхәммәтов, Рамилә Сәитова, Фаил Алсынов һәм Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева бар иде.

"Русия белән Украина арасында хәрби әсирләрне алмаштыруда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең арадашчы булуын исәпкә алып, без Әмирлекләргә бу мәсьәләдә теләктәшлек күрсәтүне сорыйбыз", диелә документта.

Хат авторлары "дөнья җәмәгатьчелегенә, Европа илләре башлыклары һәм парламентарийларына, халыкара хокук яклау оешмаларына, Кызыл хач, Amnesty International һәм Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмаларына" мөрәҗәгать итүләрен хәбәр итте.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең бу мөрәҗәгатькә җавабы әлегә билгеле түгел.

— Айрат үзе дә мондый алмашка өмет итүен һәм тизрәк иреккә чыгарга теләвен яза, — ди сәяси тоткынның дуслары.

"КӨНБАТЫШ ИЛЛӘРЕ МОНДЫЙ ЮЛГА БАРСЫН ӨЧЕН АЛАР МИЛЛИ ХӘРӘКӘТЛӘРНЕ КӨЧЛЕ ПАРТНЕРЛАР ИТЕП КҮРЕРГӘ ТИЕШ"

Экспертлар бу мөрәҗәгатьне уңай бәяләгән, ләкин аны тормышка ашыру кыен булачагын әйткән.

— Мин бу тәкъдимгә яхшы карыйм, чөнки без әлеге мәсьәләне үз ягыбыздан да күтәрәбез, — диде башкорт сәяси мөһаҗире, чит илдәге "Башкорт милли сәяси үзәген" оештыручы Руслан Габбасов. — Әлбәттә, мин әлегә тоткыннарның бу тәкъдимгә нинди фикердә икәнен белмим. Һичьюгы, аларның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Кайберләре читкә китәргә җыенмады, режим котырына башлагач кына төрмәгә эләкте. Хәзер алар режимның көннән-көн кырыслануын күрә, шуңа да аларның алмашу һәм китү турында фикере үзгәрергә мөмкин. Тоткыннарны инде үтерә башладылар, без моны Алексей Навальный мисалында күрдек. Русиядәге режим тагын да рәхимсезрәк булуына карамастан, мин мондый алмашуны бүгенге көндә дә тормышка ашырып була дип уйлыйм. Бу ике як өчен никадәр файдалы булуына бәйле.

Алесей Навальныйның гомере 16 февральдә өзелде, дип хәбәр итте Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Ямал-Ненец идарәсе. Аның "йөрештән кергәч үзен начар хис итте, шундук диярлек аңын югалтты", дип язды федераль оешма.

Навальный көрәштәшләре соңрак аның үлемен раслады. Алар Алексей Навальныйны үтерделәр дип саный.

Шул ук вакытта Габбасов Украина мондый алмашка бармас, дип саный.

— Украинаның үз хәрби әсирләре һәм Русия төрмәләрендә утыручы тоткыннары бар. Киев өчен аларны алмаштыру беренче урында тора. Шуңа да Европа белән АКШка, халыкара оешмаларга теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый алмашу булсын өчен, беренчедән, бу мәсьәләне һәрдаим халыкара мәйданнарда күтәрү, икенчедән, көнбатыш илләренә милли хәрәкәтләрне көчле уенчылар, көчле партнерлар буларак күрергә тиеш.

Җирле сәяси вазгыятьне яхшы белүче Башкортстан журналисты (аноним рәвештә сөйләргә ризалашты) алмашу мәсьәләсен мөһаҗирлектәге Русия оппозициясе лидерлары тәкъдим итә ала дип саный.

— Мин мондый алмаш ясау ихтималын тормышка ашырып булуны кире какмас идем, — диде ул. — Бу нинди сценарий белән барачак, монысы башка мәсьәлә. Украина Русия хәрбирәрен Русия сәяси тоткыннарына алмаштыра алуына шикләнеп карыйм. Бары Украинаның беректәшләре генә монда ярдәм итә ала. Русиядәге һәм мөһаҗирлектәге милли оешма лидерларының алдан сөйләшүләрдә катнашуы мөһим. Мөһаҗирлектәге вип-затлар моңа барырмы, белмим, ләкин сәяси тоткыннарны азат итү өчен моны эшләү мөһим.

"Регион-Эксперт" басмасы баш мөхәррире Вадим Штепа бүгенге сәяси вазгыятьтә мондый алмашу ихтималына шикләнеп карый.

— Мин Алексей Навальныйны Берлин төрмәсендә утыручы Путин шпионына (Вадим Красиков) алмаштыра алмаулары турында видео карадым. Путин Навальныйны иреккә җибәрергә ярамый, аны юк итәргә кирәк дигән фикердә торган. Путинның хәзер сәяси тоткыннарга карата мөнәсәбәте кырыс, шуңа да мин төбәктәге активистларны, сәясәтчеләрне алмаштыруларына шикләнеп карыйм. Әлбәттә, аларның тизрәк иреккә чыгуын телим, ләкин бүгенге вазгыятьтә Русия аларны кемгә дә булса алмаштырырга теләвен күрмим. Мин аларга басым көчәер, котычкыч зур мөддәтләр бирелер дип куркам. Көнбатышта исә, Русия сәяси тоткыннарын алмаштыру өчен җитәрлек дәрәҗәдә "алмаштыру фонды" юк. Әгәр дә Көнбатышта кабаттан Путин шпионнары тотылса, бу очракта Русия сәяси тоткыннарын алмаштыру мәсьәләсенә кайтарга мөмкинлек туачак, — диде Штепа.

  • Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде. 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.
  • 2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.
  • 2020 елның 24 августында Русия үзәк хәрби бүлгесенең Самардагы мәхкәмәсе Дилмөхәммәтовны Русия Җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә ("Русянең территориаль бөтенлеген бозуга өндәү", "террорчылыкны пропагандалау", "экстремистлыкка өндәү", "экстремистлыкны финанслау") тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Дилмөхәммәтов аңа белдерелгән гаепне танымады. 2020 елның 4 декабрендә Мәскәү өлкәсе Власиха шәһәрендәге Апелляция хәрби мәхкәмәсе хөкем карарын көчендә калдырды.
  • Дилмөхәммәтовның эшен тикшерү бер елга якын дәвам итте. Мәхкәмә җиде мәртәбә аны сак астында тоту вакытын озайтты, сак астыннан чыгарып, иреген башка юллар белән чикләү хакында аппелляция шикаятьләре барысы да кире кагылды.
  • Айрат Дилмөхәммәтов 2021 елның августыннан Байкал аръягы краенда, Чита шәһәренең 5нче кырыс тәртипле төзәтү колониясендә утырды. Ул анда төрле җәзаларга тартылды.
  • 2022 елның июнендә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) тикшерү барганда Айрат Дилмөхәммәтовны сак астында артык озак тотуны канунсыз дип тапты. Мәхкәмә аңа 3100 евро күләмендә компенсация түләтү карары чыгарган. Дилмөхәммәтовның төп хөкем карары әлегә Страсбург мәхкәмәсе тарафыннан каралмады.
  • 2023 елның августында Читаның Ингодински районы мәхкәмәсе 5нче төзәтү колониясе Айрат Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Көзен аны Красноярски краеның Минусинске төрмәсенә күчерделәр.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG