Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көллият тәмамлаучыларны күпләп гаскәргә алалар, һөнәрләренә өчтән бере генә кире кайта


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Бу бик уңай статистика түгел", ди белгечләр.

"Профессионалитет" дигән оешмалар өчен эшчеләр әзерләү федераль проекты кысаларында көллиятне тәмамлаган студентларның күбесен укып бетергәч тә гаскәргә алалар. Шуннан соң аларның бары тик өчтән бере генә үзләштергән һөнәрендә эшләргә кайта.

Бу хакта Петербур халыкара икътисад форумында (ПМЭФ) Стратегик инициативалар агентлыгының яшьләр инициативалары үзәге җитәкчесе Александр Вайно әйтте.

"Профессионалитет" кысаларында белем алып чыкканнарның беренче төркеменнән 98 процентын гаскәргә мәҗбүри хезмәткә алганнар. "Аларның 32 проценты гына кире кайтты. Бу бик уңай статистика түгел", диде Вайно.

"Профессионалитет" програмы нигезендә укып чыкканнарны һөнәрләренә кире кайтару бурычы - федераль дәрәҗәдә карала, ди ул. Аның әйтүенчә, хөкүмәттә өстәмә чаралар әзерлиләр.

  • Татарстанда да эшче көчләр, белгечләр җитми. Бу хакта рәсмиләр даими әйтеп тора. Эшсезлекнең түбән булуы да шуңа бәйле. Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
  • Күптән түгел Татарстан хакимиятләре саклану комплексы оешмаларында эшкә яшьләрне һәм 14 яшьтән башлап үсмерләрне җәлеп итәргә ниятләвен белдергән иде.
  • Ә 2023 елның көзендә Татарстан парламенты зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. Тик быел мартта Татарстан Дәүләт шурасы үсмерләргә зарарлы җитештерүдә эшләргә рөхсәт итү тәкъдимен карауны кичектерде.
  • Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үсмерләрне куркыныч эштә эшләтүне рөхсәт итү тәкъдимен КамАЗа, ЕлАЗ кебек оешмалар тәкъдим итә ди. Аның сүзләренчә, куркыныч эшләрдә эшләргә рөхсәт булмагач, көллият бетерүчеләр "Wildberries, "Яндекс", "Самокат"ка эшкә керә дә, аннан бетте...".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG