Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнһенда Германиядәге татар эзләренә багышланган очрашу узды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чарада 50гә якын кеше катнашты.

19 апрель көнне Мүнһенда Германиядәге татарлар тарихына багышланган лекция узды. Аны җәмәгать эшлеклесе Эльза Нәбиуллина укыды.

Кичәнең беренче өлешендә Германиядә танылган татар шәхесләре тарихы, аларның илгә күченү вакыйгалары һәм эшчәнлеге турында сөйләнде. Аерым алганда, Гаяз Исхакыйның чит илләрдә эшчәнлеге, "Милли юл" басмасын чыгару тарихы турында сүз барды.


Кичәдә Мүнһенда Гариф Солтан һәм Азатлыкның башка хезмәткәрләренең дә яшәве телгә алынды. Чит илләрдә татарларны өйрәнүгә күп көч куйган Хатыйп Миңнеголов, Искәндәр Гыйлаҗев, Микасыйм Госманов фәнни хезмәтләре дә аталды.

Чараның икенче өлешендә музыкант Булат Шәйми җырлар башкарды. Ахырда катнашкан халык күмәкләшеп татар ризыклары белән сыйланды.

Чара тулысынча татар телендә узды, анда барлыгы 50гә якын кеше катнашты. Чарада Франкфурт, Фрайбург, Лейпциг, Штутгарт һәм башка шәһәрләрдән килгән татарлар катнашты. Алга таба Германия татарлары өчен мондый чараларны даими үткәрү теләге әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG