Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымда татарны кырым һәм казанга аерып тормаганнар — барысын да сөргәннәр"


Гөлнара Абдуллаева
Гөлнара Абдуллаева

Украинада яшәүче кырымтатар тарихчысы Гөлнара Абдуллаева Азатлыкка сөрген, милли тарихны өйрәнү, казан тарихчыларының хаталары турында сөйләде.

Быел кырымтатар халкы сөргененә — 80 ел тулды. 1944 елның 18 маенда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Тарихчы Гөлнара Абдуллаева фикеренчә, бүген дә Кырымда яшерен төстә депортация дәвам итә. Азатлыкка биргән әңгәмәдә ул сөрген тарихы, анда кырымтатарлар белән беррәттән казан татарларының да сөрелүе турында сөйләде. Аныңча, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым тарихы турындагы хезмәтләре зур сораулар уята. Шул ук вакытта Украинада һәм Европада кырымтатар тарихына кызыксыну артты ди ул.

Гөлнара Абдуллаева — Киевта яшәүче кырымтатар тарихчысы. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвеннән соң ярымутраудан күчеп китәргә мәҗбүр була. Кырымтатар тарихына багышланган китаплар авторы. Элегрәк ATR телеканалында, Крым.Реалии да төрле тапшырулар, сәхифәләр алып барды. Чирек өлешкә — казан татары. Әбисе Пенза якларыннан.


— 1944 елда Кырымнан күпме кырымтатарлар сөрелүе турында бүгенгә кадәр төгәл мәгълүмат юк. Кырымтатар милли хәрәкәте 238 мең дигән сан китерә. Русиядә рәсми 183 мең дигән сан бар. Сез, тарихчы буларак, Кырымнан күпме татар сөрелгән дип саныйсыз?

— Мин күбрәк кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына таянам. Бу эш белән нигездә тарихчылар шөгыльләнде. НКВД һәм фирка белешмәләре сөрелгән халык санын киметеп күрсәтә. Кырымтатар милли хәрәкәте исә, 238 500 кеше сөрлегән дип саный. Шуларның 205 900 — хатын-кыз һәм балалар, бу сөрелгән кешеләрнең 86,4 процентын тәшкил иткән. Сөргеннең беренче елларында кырымтатарларның 46,2 процент өлеше үлеп калган.

Шулай ук 1945 елда ир-атлар сугыштан Кырымга кайта башлагач, аларга 24 сәгать эчендә Урта Азия һәм Уралга үз гаиләләре янына китәргә вакыт биргәннәр. Алар да депортацияләнгән дигән сүз, әмма бу кешеләрнең төгәл саны билгеле түгел. Кайбер ирләр каршылык күрсәтеп караган, чөнки сугыштан кайткан кеше үзенә коллаборант, хыянәтче диюне кабул итә алмаган. Аларның зур өлеше хәбәрсез югалган, чөнки күбесен юк иткәннәр.

Моннан тыш, без Арбат угы вакыйгаларын беләбез, әмма анда баржаларда күпме кырымтатарның батырып үтерүләре билгеле түгел. 1944 елгы сөргеннән соң, 1945 елның июнендә Азов диңгезендәге Арабат сызыгында балыкчылык белән кәсеп иткән Чокрак исемле кырымтатар авылы чыгарылмый калганы билгеле була. НКВД аларның чыгарылмый калганын Мәскәүдән яшереп, бөтен авыл халкын баржаларга төяп диңгезгә чыгарып, шул баржаларны кешеләре белән Азов диңгезе уртасында батыра. Судан өскә чыгалганнарны автомат белән атып торалар. Шуңа да без сөргендә күпме кешенең үлүен белмибез, әмма ул вакытта кырымтатарларның 50 проценты юк ителүен чамалыйбыз.

Соңгы ачылган яшерен мәгълүматтан күренгәнчә, Үзбәкстанда хастаханәгә эләккән кырымтатарларны хастаханәдән чыгармау турында ябык фәрман булганы билгеле. Сөргеннән соң кырымтатарлар башка климат, башка шартларда яши башлаган. Малярия, лихорадка белән авырганнар. Анда бик күп кеше вафат булган.

Сөргеннән соң сезгә "антисовет элементы" килә дип җирле кешеләрне алдан кисәткәннәр. Шуңа да башта яхшы мөнәсәбәттә булмаганнар. Беркем дә табигый һәм табигый булмаган үлемнәр санын алып бармаган. Шуңа да без — украин һәм кырымтатар тарихчылары милли хәрәкәт биргән саннарга нигезләнәбез, әмма монда сугыштан кайтучылар, Арабат фаҗигасе, башка төбәктә яшәгән кырымтатарлар исәпкә алынмаган. Әлбәттә, НКВД үз статистикасын алып барганын аңлыйбыз. Безгә Украина иминлек хезмәте (СБУ) ачкан яшерен мәгълүматларда саннар юк. Алар Русия куәт оешмасы архивларында саклана.

Әмма бу ил таркалмыйча әлеге санны безгә беркем бирмәячәк.

— Кырымда кырымтатарлар белән бергә казан татарлары да сөрелүе билгеле. Кайбер белгечләр аларның саны биш мең тирәсе булган дип саный. Сездә яңа мәгълүматлар юкмы?

Аларны аерып тормыйча 1944 елның 18 маенда кырымтатарлары белән бергә сөргәннәр

— Кырымда сөргенлек вакытында татарны кырым, казан дип карап тормаганнар. Сүз узган гасырның 20нче елларында ачлык вакытында күчерелгән казан татарлары турында бара. Аларның төп өлеше Акъяр тирәсендә яшәгән. Минем әбием дә казан татарларыннан. Аларны аерып тормыйча 1944 елның 18 маенда кырымтатарлар белән бергә сөргәннәр. Миңа күпме казан татары булуы турында сөйләү кыен. Әмма башка азчылык халыкларны да сөргәннәр. 1941 елда идел буе алманнарын күчерәләр. 1944 август-сентябрьдә грек, болгар, әрмәннәргә чират җитә. Әмма аларны кырымтатарларны кебек барысын да сөрмиләр. Бу нигездә ир-атларга һәм башка катламга гына кагылган. Кырымда кырымчаклар һәм караимнарга да тимәгәннәр.

— 80 ел узганнан соң, сез, тарихчы буларак, бу сөргеннең сәбәбе ни булган дип уйлыйсыз?

— Бүгенгә кадәр бу сорауга җавап юк. Кырымтатарлар — асаба халык, бу туфракта оешкан милләт. Кырымның оккупациядә калуында кемнедер гаепләргә кирәк булган. Кырымтатарлар коллаборант, дигән миф уйлап табыла. Бу мифны партизан хәрәкәте башында торган Мокроусов һәм Мартынов уйлап чыгара, чөнки Кырымда партизан хәркәте барып чыкмый. Шуннан соң алар кырымтатарларны гаепләп, алар алманнар белән хезмәттәшлек итә, дип Мәскәүгә язып җибәрә. Бу сәбәпләрнең берсе була.

Чынлыкта Кырымны бөтенләй башка әйбер өчен әзерләгәннәр, әмма моңа төп каршылык булып кырымтатарлар торган. Моннан тыш, һәрдаим совет хакимияте сәясәтенә каршы чыккан кырымтатар милләтеннән курыкканнар. Шулай да кырымтатарларны депортацияләү теләге узган гасырның 30нчы елларында ук булган. 1937 елның 17 апрелендә кырымтатар зыялыларын атып үтерәләр. Бу милли тарихның тагын бер фаҗигале бите. Аларның саны төгәл билгеле түгел, чөнки ул гел үзгәреп тора. Хәзер 45 зыялының үтерелүе билгеле, чынлыкта репрессия корбаннары күбрәк булган. Шул вакытта ук татарларны сөрергә дигән фикер яшәгән, әмма моңа Икенче дөнья сугышы башлануы комачау иткән. Бүгенгә кадәр без кырымтатарларны төгәл кем сөрергә теләгәнен, моның чын сәбәпләрен, ни өчен кырымтатарлар коллаборантлар дигән миф уйлап табуларын белмибез. Бу зур сорау тудыра.

— 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләве, репрессиянең артуы һәм 2022 елда сугыш башлануы кырымтатарларның ярымутраудан китә башлавына зур сәбәп булды. 2021 елгы җанисәптә дә, гәрчә белгечләр аның объективлыгын шик астына куйды, Кырымда кырымтатарлар саны әллә ни артмаган. Сезгә, тарихчы буларак, бүген дә депортация дәвам итә кебек тоелмыймы?

Русия белән ризалашмасаң, күчеп китәргә мәҗбүр итәләр

— Без хәзер моны латент (яшерен) депортация дип атыйбыз. Русия белән ризалашмасаң, күчеп китәргә мәҗбүр итәләр. Моның өчен барлык шартлар тудырылган. Мин моны үз гаиләм, якыннарым мисалында да әйтә алам. Аноним янаулар да булды. Без моңарчы ирекле дәүләттә яшәгәнлектән мондый янауларга бирешми идек. Әмма соңрак кешеләрне катгый чикләргә кертеп куйдылар. Без Кырымда кырымтатарларга карата нинди репрессив чаралар күрелүен Украинага барып сөйләргә булдык. Шул ук вакытта Мостафа Җәмилев (кырымтатар лидеры, Украина радасы депутаты), Рефат Чубаровка (Милли мәҗлес рәисе) Кырымга керү тыелган. Бу Мәҗлескә бәйле кешеләргә кагыла. Чынлыкта әлеге фактлар да депортация турында ишарәли. Алар дошман дип игълан ителгән. Кырымда калган мондый кешеләрнең язмышы инде хәл ителгән. Мәсәлән, без моны Нариман Джелял (17 елга ирегеннән мәхрүм ителде) мисалында күрдек. Аңа ирекле кырымтатарлар фикерен җиткергәне һәм Мәҗлес рәисе урынбасары булганга "турыдан-туры" дәгъва белдермәделәр. Янәсе, ул газ үткәргече шартлатуда гаепләнде. Һәм бүген дә тентүләр дәвам итә. Менә "Кырым" (Qirim) бәйсез газеты мөхәррире Бекир Мамутовка тентү белән килделәр. Ул оккупация белән ризалашмаса да, үз газетын саклау өчен сак кына эш итте. Шуңа да карамастан, алар (Русия) барысын да күзәтеп бара.

Бүген без чыннан да латент депортация бара дип авыз тутырып әйтә алабыз.

Кырымнан яшьләр дә китә. Алар Русия армиясендә сугышырга теләми. Хәзер күпләп чит илгә күченә башлады. Мәсәлән, Ирландиядә бик зур диаспора оешты. Шул ук вакытта Европадан Украинага килеп сугышка китүчеләр күп. Без аларның исемнәрен әйтә алмыйбыз, чөнки аларның туганнары Кырымда яши. Шуңа аларны җирләгәндә дә исемнәре әйтелми.

— Аннексияләнгән Кырымда хәзер кырымтатарлар тарихының 5 томлыгы языла. Аны башлыча Казанда эшләүче Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм аның Кырымдагы бүлеге әзерли. 2022 ел башында хезмәтнең 3нче томы тәкъдим ителде. Ул Кырым ханлыгы чорына багышланган иде. Сез бу китаплар белән танышып барасызмы һәм аларга нинди бәя бирә аласыз?

— Миңа Кырымнан ике томлыкны китергәннәр иде. Аны кырымтатар һәм Русия авторлары язган. Мин Кырым ханлыгы турындагы хезмәтне дә күрдем һәм үземнең элеккеге хезмәттәшләремнең тарихи вакыйгаларның капма-каршысын яза алуларын көтмәгән идем. Әйтик, Кырым (көнчыгыш) сугышы Русия империясе тарафыннан җиңелү булмаган, хәтта ки җиңүгә тиң булган дип язуларын. Бу рәсми төстә әйтелгән фикер. Хезмәттә Кырым ханлыгы тарихы кабаттан язылган. Алар кырымтатарлар Кырымга XIII гасырда килгән, бу асаба халкы түгел, дигән теориягә нигезләнә. Тарихны мифологияләү дәвам итә, кызганычка.

Сезгә шуны әйтәсем килә, 2014 елда Кырым оккупациядә калганнан соң, беренче эш итеп мәктәп дәреслекләрен яңадан яздылар. Хәзер тарих янә кабатлана, тарих аша яшь буынның башын бутау бара. Бу мәктәп дәреслегеннән башланды. Хәзер Мәрҗани институты кырымтатар тарихы буенча бик күп хезмәт бастыруын күрәбез. Кайвакыт ул бик сыйфатлы. Әйтик, Усеин Боданинский, яки Осман Акчукраклы җыентыклары. Бу — файдалы хезмәтләр.

Икенче яктан, хәзер тарихны совет чорында сөргеннән соң куаклыклар арасыннан язган кебек эшләмиләр, ипләп кенә язалар. Ул чорда хәрби Павел Надинский тарафыннан заказ нигезендә Кырым тарихының 4 томлыгында Кырым ханлыгы — Госманлы империя канаты астындагы юлбасар оясы булган дип язылган. Шулай да кырымтатарлар асаба халык булмаган, алар талау белән шөгыльләнгән, икътисад кормаган, ялкау булган, Русия империясе килү белән чәчәк аткан, кырымтатарлар үзләре дә Русияне көткән, шуннан соң гына җимешле агачлар, йөземнәр утыртыла башлаган, дигән ялган йогынты ясамый калмый. Коллар белән сату иткәннәр дип гаеплиләр, гәрчә Кырымда коллык һәм коллар булмаса да.

— Бүген Кырымнан читтә — Украина һәм башка илләрдә кырымтатар тарихы ни кадәр өйрәнелә? Нинди кыенлыклар бар?

— Хәзер Украинада Кырымга һәм кырымтатарларга игътибар зур. Аеруча, украин тарихчысы, диссидент Маринович без кырымтатарлар белән бары 2014 елда соң гына таныша алдык дип ачыктан-ачык әйтте. Әлеге фаҗига украин тарихчыларында безнең турыда кызыксынуны көчәйтте. Украинаның әйдәп баручы уку йорты булган Шевченко исемендәге Киев университетында кырымтатар теле һәм тарихы факультеты ачылды. Быел Киев-Могилянски академиясендә кырымтатар телен өйрәнү башлана. Шулай ук Кырымнан Таврия университеты өлешчә Украинага күчте. Анда да кырымтатар теле, әдәбияты һәм тарихы өйрәнелә.

Хәзер Украина нәшриятлары зур кызыксыну белән кырымтатар классикларын украин теленә тәрҗемә итә. Бу — Шамил Әләтдин, Йосыф Булат, Исмәгыйль Гаспринский. Соңгы елларда миңа танылган нәшриятлар кырымтатар тарихы турында язуны сорады. Мәсәлән, "Кырым татарлары: этногенездан башлап дәүләтчелеккә кадәр" ("Крымские татары: от этногенеза до государственности") китабын чыгардым. Хәзер кабат Кырымның кыскача тарихын язуны сорадылар. Миңа кырымтатар тарихыннан комикслар язарга да тәкъдим ителде. Бу да бик мөһим.

Гөлнара Абдуллаеваның "Кырым татарлары: этногенездан башлап дәүләтчелеккә кадәр" китабы
Гөлнара Абдуллаеваның "Кырым татарлары: этногенездан башлап дәүләтчелеккә кадәр" китабы

Кырымтатар тарихын өйрәнү бара, ләкин дөнья безне начар белә. Хәзер үз тарихыбызны инглиз теленә тәрҗемә итәбез. Польша, Скандинавия илләре, аеруча Швеция кырымтатарлар тарихына зур кызыксыну күрсәтә. Фәнни журналларда мәкаләләр чыга. Бу бик мөһим, чөнки әлеге эшләр безнең 2014 елгы фаҗигане күрсәтергә ярдәм итә. Шведлар хәзер архивларын ача.

Кырым ханлыгы чорында әлеге ике ил аерым чорларда беректәшләр булган. Хәзер Польша, Латвия, Эстония, Литва безне үзләренә чакыра.

— Шулай да Кырымның үзендә була алмау чыганаклар куллануда кыенлык тудырамы?

— Әйе, Кырымдагы чыганакларны куллана алмыйбыз, ләкин Украина архивлары ачык. Быелның июнендә Украинадагы Польша университеты кырымтатар тарихчыларын, мәдәният белгечләрен Польшадага архивларда эшләргә алып бара.

— 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгән вакытта Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Янәсе, казан татарлары кырымтатарларны үз ягына аудыра алачак дип ышанды. Инде 10 ел узды. Хәзер бу вакыйгаларга сез, тарихчы буларак, ничек карыйсыз? Татарстанга һәм татар халкына мөнәсәбәт нинди?

— Без бу вакыйгаларда хөкүмәт һәм аңа якын торган затларны кулланганнарын яхшы аңлыйбыз. Казан татарлары арасында Фәүзия Бәйрәмова кебек адекват кешеләр күп икәнен беләбез. Алар кырымтатарларны яклыйлар, оккупациягә каршы төшәләр. Без бу хакта беләбез һәм шуңа да казан татарларына карата мөнәсәбәтебез үзгәрмәде. Татарлар тагын да кыенрак хәлдә, чөнки алар бу дәүләтнең эчендә яши. Әгәр дә Русия таркала башласа, ул Кавказдан түгел, Казаннан башланыр кебек тоела. Анда Русиянең тискәре сәясәтен үз җилкәсендә тоеп яшәгән халык гомер итә. Шуңа да безнең татарларга карата мөнәсәбәтебез яхшы. Без Русиянең сәясәте нинди булуын, ничек йогынты ясавын аңлыйбыз. Кырымтатарлар арасында да коллаборантлар бар. Шөкер, алар күп түгел, аларның кем икәнен беләләр һәм алар белән Кырымда да кул биреп күрешмиләр.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG