Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Конституция шурасына бер ел. Ул ике карар кабул итте


Татарстанның Конституция шурасы әгъзалары
Татарстанның Конституция шурасы әгъзалары

Татарстанда инде бер ел дәвамында Конституция шурасы эшли. Ул Мәскәү таләбе белән юк ителгән Конституция мәхкәмәсе урынына барлыкка килде. Шушы ел эчендә Шура нибары ике карар чыгарган: бер пенсионерның шикаятен кире каккан, ә бер гаилә мөрәҗәгатен канәгатьләндергән.

Татарстанның Конституция шурасы 2023 елның 13 июлендә барлыкка килде. Республика Дәүләт шурасысы карары белән аны Татарстан Югары мәхкәмәсенең элекке баш хөкемдары Илгиз Гыйләҗев җитәкли башлады. Аның намзәтен президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

Конституция шурасы Татарстан кануннарына һәм норматив актларга үзенең бәясен бирә. Шулай ук халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итеп, теге йә бу канунның конституция хокукларын бозу-бозмавын өйрәнә. Шура чыгарган бәяләмәләр республика дәүләт органнарына, җирле үзидарәләренә юлланырга тиеш. Вазифаи затлар бу аңлатмаларны исәпкә алырга тиеш.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәктә һәм республика озак бәхәсләр булды диде. Аныңча, бу шура "мөстәкыйль, зур булмаган, ләкин абруйлы" булсын дип оештырылды.

Конституция шурасы өч әгъзадан тора. Бу затларның мәхкәмә вәкаләтләре юк һәм бу шура үзе дә киңәш бирүче оешма булып кына тора. Дәүләт органнарына аның карарларын үтәү мәҗбүри түгел.

Русиядә Конституция шуралары шулай ук Башкортстанда, Саха (Якутия) һәм Адыгеядә бар.

Татарстан Конституция шурасының эш башы

Чын мәгънәсендә шура былтыр сентябрьдә эшли башлады. Шулай да, оешма сайтыннан күренүенчә, аңа кадәр төрле чараларда катнашканнар: конференция һәм форумнарда чыгыш ясаганнар, Башкортстанга барып, андагы шураның эше белән танышканнар. Моннан тыш, башка дәүләт оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар белән төрле килешүләр төзелгән.

2023 елның октябрендә Татарстан Конституция мәхкәмәсендә эшчәнлегенең 100 көненә багышланган чара узган. Моңа кадәр шураның регламенты кабул ителгән һәм интернет-кабул итү бүлмәсе эшли башлаган. Шурага сайт аша да, гади хат язып та мөрәҗәгать итеп була.

Перзидентның абыйсы шикаятен кире алган

Татарстан Конституция шурасына беренче мөрәҗәгать 2023 елның 28 сентябрендә керә. Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Татарстан хөкемәтенең 1994 елның 29 июлендә чыккан 368нче карарын тикшерергә теләгән. Ул Татарстан фәннәр академиясе институтларында эшләүчеләрнең яллары турында.

Документта академия хезмәткәрләренең еллык яллары билгеләнгән: фән докторларына 48 эш көне, фән кандидатларына – 36 эш көне. Миңнеханов әлеге норматив акт рәсми басылмган дип күрсәткән. Ул аны үзгәртергә теләгәнме, шура сайтындагы мәгълүматтан анысы аңлашылмый.

Конституция шурасы әлеге мәсьәләгә багышланган беренче утырышны 22 ноябрьгә билгели. Әмма 4 ноябрьдә Миңнеханов шикаятен кире алган. Шура белдерүенчә, Фәннәр академиясе турыдан-туры хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән һәм аның соравына җавап табылган.

Пенсионерның шикаяте кире кагылган

Тагын бер шикаятьне республикада яшәүче пенсионер Н.Яценко керткән. Ул "Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү" турындагы канунның конституциягә туры килүен тикшерүне сораган.

Канунга ярашлы, 2018 ел ахырына пенсиясе 20 мең сумнан артмаган Татарстан кешеләре дәүләттән өстәмә ярдәмгә өмет итә ала, шул исәптән коммуналь хезмәтләргә 50% ташламага хакы бар. Әмма, хезмәт ветераннарына мондый ярдәм 2016 елга кадәр билгеләнгән икән, 20 мең сум чикләве аларга кагылмый.

Яценко белдерүенчә, ул 1990 елдан бирле хезмәт ветераны булып тора, ә ярдәмне 2023 елның гыйнварыннан гына ала башлаган. Майда бу түләүләр туктатылган, чөнки пенсиясе 20 мең сумнан артып киткән. Арту 2 776 сум тәшкил иткән. Пенсионер моны гадел түгел, республика кануны аның хокукларын боза дип саный.

Татарстанның Конституция шурасы хезмәт ветераны мөрәҗәгатен кире каккан. Татарстан парламенты социаль ярдәм чараларын шулай чикләп, "социаль яклау системы реформасы кысаларын" күздә тоткан, "социаль яклауның адреслылыгын арттырган" диелгән карарда. Пенсионерның конституцион хокуклары бозылуын күрмәгән шура.

Моннан тыш, Конституция мәхкәмәсе республика хакимиятләре 20 мең сумлык чикләүне арттырырга мәҗбүр түгел, чөнки бу "ресублика казанасыннан өстәмә чыгымнарга китерә" дигән.

60 ел бергә яшәгән парның хокуклары якланган

Икенче карарны Конституция шурасы быел 14 июньдә кабул иткән. Мөрәҗәгатьне В.Туманов дигән кеше тапшырган булган. Ул Казан башкарма комитетының 2023 елның 23 гыйнварында чыккан 122нче карарын шикаять иткән. Сүз алтын, бриллиант һәм таҗ туйларын бәйрәм итүче парларны котлау турында бара.

Туманов белдерүенчә, ул инде 60 ел никахта, хатыны белән бриллиант туйларын уздырган. Аларны мэриягә парларны котлауга багышланган тантаналы чарага чакырырлар дип өмет иткәннәр, әмма өметләре акланмаган. Шулай ук акчалата бүләк тә көткәннәр. Әмма Казан башкарма комитетында аларга "карар үзгәрде, хәзер тантаналарда Казанда яшәүче парлар гына түгел, никахлары да Казанда теркәлгән парлар чакырыла" дигәннәр. Туманов хатыны белән Якутскида никахлашкан.

Ир моны үзенең хокуклары боза дип саный. Алтын туйларын бәйрәм иткәндә, аларны чакырган булганнар.

Бу юлы Конституция шурасы Тумановны яклап чыккан. "Дәүләтнең рәсми никахкта озак еллар яшәгән парларны бүләкләве бик мөһим", "бу гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру, традицион кыйммәтләрне саклау өчен кирәк" диелгән шура карарында.

Гаиләнең никахы Казанда теркәлмәве өчен муниципалитетның котлаудан баш тартуы "тигезлек принцибын" боза дип белдергәннәр һәм Казан җитәкчелегнә карарны үзгәртергә тәкъдим иткәннәр.

Алда язылганча, Конституция шурасы мәҗбүрили алмый, тәкъдим генә итә ала.

Татарстан Конституция шурасына башка мөрәҗәгатьләр дә кергән. Әмма кайбер эшләр туктатылган, ә кайберләрен караудан баш тартканнар.

Конституция шурасы ничек барлыкка килде

2020 елда Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң Дәүләт думасы Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләрен бетерү турында канун кабул итте. Бу Татарстан дәүләт хакимияте системы өч тармакның берсен югалтуына китерде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәхкәмәне саклап калырга чакырган иде. Ләкин аңа карап республика парламенты бернинди карар да, мөрәҗәгать тә кабул итмәде.

"Мине төбәкләрдәге Конституция мәхкәмәләренең Конституциягә эләкмәве борчый. Күп төбәкләр үзләренең Конституция мәхкәмәләрен булдырмады, аңа ихтыяҗ юк диючеләр булды. Минемчә, Конституция мәхкәмәләре кешеләргә, оешмаларга үз хокукларын яклауда киңәшләшү, аңлату эшен киңәйтә", диде Мөхәммәтшин.

2022 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе эшләүдән туктады. Мәхкәмәнең рәисе Фәрхәт Хөснетдинов Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде.

2023 елның 8 июнендә депутатлар Татарстан Конституция мәхкәмәсе урынына Конституция шурасы булдыруны хуплады, шул ук елның 13 июлендә аңа җитәкче билгеләнде.

Татарстанның элекке юстиция министры, юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов Азатлыкка сөйләвенчә, шура мәхкәмәне алыштыра алмаса да, республикага мондый оешма кирәк. Ул Конституция шурасында Илгиз Гыйләҗев кебек ялга чыккан хөкемдарлар түгел, Татарстан яклы кыю белгечләр булырга тиеш дип белдергән иде.

Татарстанда Конституция мәхкәмәсе 20 елдан артык эшләде. Аңа кадәр 1990-2000 еллар дәвамында бу эшне Конституция күзәтчелеге комитеты башкарды. 22 ел эчендә Татарстан Конституция мәхкәмәсе 93 карар кабул итте. Алар арасында татар телен латин имласына күчерүгә ризалык, Татарстан президентының ике дәүләт телен белергә тиешлеге һәм Татарстан ватандашлыгы турындагы карарлар бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG