Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда экология активистларына басым ясала"


Казандагы пикет
Казандагы пикет

10 мартта Казанда чүп яндыру заводы һәм "Росатом"ның Татарстанда атом электр станциясе төзелешенә каршы зур пикет узды. Каршылык чарасы 2011 елда Япониядә "Фукусима-1" атом электр станциясендәге каза уңаеннан үткәрелде. Активистлар 1957 елда булган Кыштым һәм 1986 елгы Чернобыль фаҗигасен дә искә алды. Пикетта катнашучылар Казанның сәнәгать районнарында экология начарая дип зараланды. Протест чарасында активистлар халыктан имзалар да җыйды.

"МЕНДЕЛЕЕВСКИДАГЫ СТАНЦИЯ ГАДӘТИ АТОМ СТАНЦИЯСЕННӘН КУРКЫНЫЧРАК БУЛАЧАК"

Пикет Казанның Ленин исемендәге мәдәният йорты каршында узды. Әлеге урын шәһәр хакимияте белән килештерелгән иде. Соңгы вакытта экоактивистларга нәкъ шушы җирдә каршылык күрсәтергә рөхсәт итәләр. Пикетта катнашучылар "Долой АЭТС", "Долой МСЗ", "Кыштым. Чернобыль. Фукусима" дигән шигарләр тоткан иде.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов RusNews-ка сөйләвенчә, яңа атом станциясе төзелсә, ул Чернобыль станциясеннән дә куркынычрак булуы ихтимал.

— Менделеевскида водород җитештерүне күзаллаган атом энерготехнология станциясе төзелеше өчен эшләр алып барыла, — ди ул. — Бу Чаллы шәһәреннән ерак түгел. Анда хәтта 4 блок төзү ниятләнә. Атом реакциясе нәтиҗәсендә ул җылылык җитештерәчәк. Ул су һәм метан кушылмасыннан торачак һәм шуннан водород ясалачак. Водородны ашлама буларак кулланырга җыеналар. Без моны гадәти атом станциясеннән куркынычрак дип саныйбыз. Мәсәлән, Чернобыль станциясеннән. Ул дүрт блоктан тора. Водород үзе үк шартларга мөмкин.

Пикетта катнашучыларга сораулар да бирүчеләр күренде. Гарапов аларга Европа тәҗрибәсен сөйләде.

Казан активисты Антон Бортяков пикетка хакимият эшмәгән өчен чыктык дип аңлатты.

— Күп еллар чүп яндыру заводы төзелешенә, сәнәгать районнарындагы газлы зыянлы матдәләр ташлауга протест белдерәбез. Без әйләнә-тирә мохит чиста булуны, бары экология кануннарын үтәүне һәм дөрес мәгълүмат җиткерүне таләп итәбез, — ди ул. — Безнең хокукларны якларга һәм һава сыйфатын контрольдә тотарга тиешле хакимият органнарының берни эшләмәгәне өчен протестка чыктык. Кызганыч, вазгыятьнең начараюын күзәтәбез.

Менделеевскида атом станциясе төзү нияте

2023 елның февраль башында Татарстанда "Росатом" ширкәте водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү ихтималы хәбәр ителде. Аны Менделеевски районында салырга телиләр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап, аны өйрәнергә кушты.

Узган елның августында "Росатом" яңа атом станциясе төзелешенә 300 млрд сум инвестиция бүлергә җыенуы турында хәбәр чыкты. Проетны әзерләячәк оешма исеме дә билгеле булды. Бу — "Росатом" ширкәтенең Түбән Новгордта урнашкан "ОКБМ Африкантов" оешмасы. Шул ук вакытта "Росэнероатом" матбугат үзәге яңа станция кайда төзеләчәге төгәл хәл ителмәгән диде.

"Росатом" вәкиле сүзләренчә, оешма елына 400 мең тонна югары дәрәҗәдә чиста водород (яшел водород) эшләп чыгарачак. Беренче реакторны 2032 елда эшләтә башламакчылар, ә станция үзе тулысынча 2035 елга кулланышка керер дип көтелә. Ул бер үк вакытта атом энергиясе дә чыгарачак, диелә. "Росатом" Татарстанга елына 20 млрд сум салым түләячәген дә вәгъда итте.

Бу Татарстан икътисады өчен бу отышлы проект булачак, дип сөйләгән иде Азатлыкка Татарстан фәннәр академиясенең химия һәм химик технологияләр бүлеге академик секретаре Әхмәт Мазһаров.

— Татарстан нефть химиясе сәнәгате өчен водородның бәясе дүрт тапкырга арзанрак торачак дип вәгъда итәләр. Хәтта ике тапкырга очсызрак булса да, бу — зур күрсәткеч. Без ике куян койгрыгын берьюлы тотабыз дигән сүз. Бер яктан, водородның бәясе арзаная, икенче яктан, әйләнә-тирәне CO2-дан саклыйбыз. Максат изге кебек.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов бу Чернобыль яки Кыштымдагы кебек глобаль авария булу ихтималы тудыра дип белдергән иде. Ул аны 80нче елларда төзелә башлаган "Татар АЭС" принцибы белән төзелә диде. "Чернобыль (1986), Фукусима-1 (2011), хәтта Кыштым фаҗигасе (1957) кебек глобаль авария булу ихтималы бар", дип сөйләгән иде ул.

"АЛТЫ КОММЕНТАР ӨЧЕН МӘХКӘМӘГӘ БИРДЕЛӘР"

Пикетка чыгучылар арасында экоактивист Диләрә Гайсина да бар иде. Ул хакимият басымы булуына карамастан, соңгы елларда иҗтимагый эшчәнлеген туктатмый. 2019 елда Опека бүлеге аның ике балаласын тартып алырга теләде. Сәбәбе — өендәге тәртипсезлек һәм ватык суыткыч. Ул вакытта мәхкәмә ике баланы ялгыз тәрбияләүче ананы яклады. 2023 елда тагын мәхкәмә утырышы булды. Диләрә ханым берничә тапкыр прокуратура каршына ялгыз пикетка чыкты. Ул үзе моны хакимият органнарының аннан үч алуы дип аңлатты.

Пикетта Диләрә Гайсина сөйләвенчә, бүген аңа каршы Опека бүлеге генә түгел, СИБУРка күчкән "Казан Оргситез" заводы җитәкчелеге дә көрәшә. Ул моңа кадәр һавага зыянлы матдәләр чыгаруга зарланып социаль челтәрдә алты комментар калдырган булган.

— Бу "Оргсинтез" заводы җитәкчелегенә ошамады, алар мине мәхкәмәгә бирде, — дип сөйли ул. — Мин моны экоактивистларга каршы басым дип саныйм. Шул рәвешле алар гражданнарга үз фикерләрен җиткерүне тыярга омтыла. Теләсә кем әдәпле итеп комментар язарга хокуклы дип уйлыйм. Минем актив гражданлык позициясе шуннан гыйбарәт ки, сәнәгать оешмалары чыгарган зыянлы матдәләр казан халкының сәламәтлегенә зур зыян китерә. Мин үзем медик буларак моны белеп әйтәм. Казанның төньяк өлешендә бик күп сәнәгать оешмалары урнашкан. Аларның барысы да күпләп төрле газлы химик матдәләр чыгара. Бу онкологиядән үлемнәр саны артуга, неврология, тән-тире авыруларына, балаларның акыл үсеше туктауга китерә. 2019 елда минем карынымда сигез айлык бер балам үле туды. Минем туганнарым да онкологиядән үлде.

Гайсиналарның бакчасы "Оргсинтез"ның санитар саклау зонасында урнашкан. Ул күпъеллар бу бакчада үскән яшелчәләрне ашавын әйтә. Якыннарына килгән зыянны Диләрә шуның белән бәйләп тә аңлата.

— Алар ("Оргсинтез") мине Татарстан арбитраж мәхкәмәсенә бирде, инде беренче утырыш узды. Хәзер миңа "Оргсинтез" заводы юристлары басым ясый. Алар куйган шарт белән килешү төзүне сорый. Бу мөмкин түгел. Мин Казанда һава чиста булырга тиеш дип саныйм, — дип сөйләде ул.

АКТИВИСТЛАРНЫ КАЗАННЫҢ КИРОВ РАЙОНЫНДАГЫ ЭКОЛОГИЯ БОРЧЫЙ

Моңа кадәр "Чиста һава өчен" хәрәкәте вәкиле, юрист Гөлсинә Дәминова Азатлыкка Казанның төньяк өлешендә (Киров районы) экология халыкка зур куркыныч тудыра дип сөйләгән иде. Бу урында "Казаноргсинтез" оешмасы, ТЭЦ-3 җылылык станциясе һәм башка заводлар урын алган. Якында гына чүп яндыру заводы төзү каралган.

— Монда бит бер сәнәгать оешмасы гына түгел, сүз дистәләгән җитештерү турында бара. Хәзер якындагы торак районнарда социаль киеренкелек көчле. Бүген бу проблемны беркем хәл итми. Зарарлы матдәләрнең таралуы нормадан артып китүе билгеләнгәч, Роспотребнадзор, Росприроднадзорның Идел-Кама идарәсе оешмаларны административ җаваплылыкка тарта, штраф сала. Шуның белән бетте. Башка берни эшләнми, — дип сөйләгән иде Дәминова.

Быелның февраль азагында Татарстан экология министры Александр Шадриков Казан янында Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелеше туктатылган дип белдергән иде.

"Бүгенгә ул тукталган. Анда Япония һәм Швейцариянең Hitachi Zosen Inova ширкәте проектлап, җиһаз урнаштыру каралган иде. Башта экологиягә санкцияләр булмаячак диелде. Хәзер без аңлыйбыз, заманнар үзгәрде. Бу эшне Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы алып бара. Әлеге эш туктатылган. Моңа кадәр берничә тапкыр әйттек, каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү — бердән-бер юл булып кала", диде ул.

Шул ук вакытта Казан мэры Илсур Метшин чүп яндыру заводы 2025 елда төзелеп бетәчәк дип белдергән иде.

Казанда чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония косорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Короновирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде.

Киләчәктә чүп яндыру заводын Кытай технологиясе белән эшләтергә җыеналар. "Ростех" дәүләт корпорациясенә караучы "РТ-Инвест" ширкәте Кытай белән сөйләшүләр алып бара. Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов чүп яндыру заводы кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип Азатлыкка сөйләгән иде.

  • Cоңгы елларда Татарстанда экология мәсьәләсе җәмәгатьчелекне борчыган үзәк темаларның берсе. Ул аеруча Казанда чүп яндыру заводы төзелешеннән соң башланды.
  • 2019 елның 2 декабрь активистлар Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелеш техникасы юлына чатыр лагере корып куйды. Шуннан соң ул урынга дүрт машинада полиция килеп, ике көн дәвамында протестны туктатырга үгетләде, килешенмәгән митинг уздыруда гаепләп административ эш кузгату белән янады. Ике атна дәвамында кешеләр бер-берсен алмаштырып кизү торды. 16 декабрьдә лагерь полиция тарафыннан таратылды, чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыккан активистларга карата 16 административ эш ачылды. Аларны киңкүләм чара оештыруда һәм полиция хезмәткәренә буйсынмауда гаепләделәр. Шуннан соңа каршылык чаралары оештырылды.
  • 2023 елда Татарстан хакимияте хуплаган атом энерготехнология станциясе төзелешенә әлегә зур каршылык күрсәтү күренми.
  • Әлеге станциянең Кама аланындагы төзелә башлап ташланган атом станциясе белән бернинди уртаклыгы да юк, әмма аны да көн тәртибеннән төшереп калдырмыйлар.
  • Кама Аланындагы атом электростанциясе 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелеге төзелешкә протест белдерү сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә.
  • Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте атом станциясе республика экологиясенә зур зыян сала дип саный. АЭСка альтернатив буларак алар җил белән эшләүче электр станцияләре төзүне тәкъдим итә һәм бу җил белән эшләүче станцияләрнең потенциал көче Түбән Кама ГЭСы куәтеннән 27 тапкыр артыграк булуын белдерә. Алар Татарстанда җитештерелгән энергия Татарстанга җитәрлек дигән фикердә.
  • Русия хөкүмәтенең Кама Аланы шәһәрендә Татар атом станциясе төзелешен яңарту карарына татарстаннар берничә мәртәбә каршы чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG